Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре «Бердәм Россия» партия әгъзалары һәм «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм коллективы шәһәрнең 15 нче мәктәбе укучылары белән очраштылар.
Туган ягыбызны ярату, гореф-гадәтләребезне белү, өйрәнү, буыннан-буынга тапшырылган милли ризыкларыбызның тарихы, серләренә багышланган чарада Айсылу Юнысова, Фәридә Локманова, Әминә Биктимирова, Лилия Саликова чыгыш ясадылар. Укучыларга милли ризыкларыбыз: пәрәмәч, бавырсак, өчпочмак әзерләү серләрен аңлатып киттеләр. Кунаклар дүртенче сыйныф укучыларын татар халкының милли бизәкләре белән таныштырдылар, үзенчәлеге, төсләре, тарихы турында сөйләделәр. Укучылар да кунакларга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Чәй табыны артында эчтәлекле әңгәмә оештырылды. Укучылар тагын нинди милли ризыклар барлыгы турында уртаклаштылар. Очрашу җылы атмосферада узды. Айсылу Әптелмән кызы: «Милли ашлар - өстәл бизәге» темасына дәресебез уңышлы, кызыклы узды. Бу үзенчәлекле, җылы очрашу булды. Татар халкының милли ризыкларын бөтенебез ярата. Чөнки безнең ашлар тәмле, файдалы. Халкыбыз элек-электән кунакчыл да булган. Киләчәктә дә милли ризыкларыбыз онытылмасын, балалар кече яшьләреннән үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен белеп үссеннәр. Мин ихлас күңелемнән мәктәп директоры Әлфия Петуховага, класс җитәкчесе Рәйханә Хучашевага, «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе рәисе Михаил Никитинга, милли кибет хуҗасы Рәмис Катралеевка, «Ак калфак» оешмасы әгъзаларына рәхмәтләремне белдерәм. Тубылның 15 мәктәп укучылары белән киләчәктә дә элемтәбез өзелмәсен», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: очрашуда.