Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хезмәт ветераны булды

последние и лучшие новости искусства в мире

1982 ел. Җәй башы. Күтәренке күңел, якты хыяллар белән зур планнар иясе Майкамал Хөснетдинова туган Тубыл шәһәренә килеп төшә. Җәзилә апа Массагутованың ышанычын аклап, «Автоматизация и комплексная механизация химико-технологических процессов» белгечлеге белән Төмән шәһәренең СМУ трестының «Уралмонтаж автоматика» исемле Тубыл шәһәренең өченче участогында эшли башлый һәм соңгарак «Тобольскжилстрой» проект-төзелеш берләшмәсендә һәм Тубыл шәһәренең җылылык бирә торган «Энерго-Тобольск» оешмасында эшен дәвам итә. Бу эштә Майкамал Котдус кызы пенсиягә чыкканчы эшли.

46-41-25

Муниципаль котельныйларны эксплуатацияләү, энергия ресурсларын (су, җылылык, электр энергиясе, газ) исәпкә алу буенча Тубыл шәһәрен үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасын метроголик тәэмин итү мәсьәләләре белән уңышлы шөгыльләнә. Бу чараларның барысы да Тубыл шәһәрен җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгына, сыйфатына һәм энергияне сак тотуга юнәлдерелгән була.

Бу эшләр гади карашка күренмиләр – газ, су булмаса, ут янмаса гына кешеләр аптырап калалар. Профессионализмы өчен шәһәр администрациясеннән Рәхмәт хатына, күптән түгел хезмәт ветераны исеменә лаек булды.

Яшел күзле, зирәк себер гүзәле Казан каласыннан кирәкле белем генә алып кайтмый, үзенә гомерлеккә терәк булып торырлык егетне дә ияртеп кайта. 43 ел буена аларның мәхәббәтләре бер-берсенә суынмады, кулга-кул тотынышып атладылар. Ике мәхәббәт җимешләре дә матур гына дөнья күреп яшиләр. Өстәвенә Майкамал һәм Шакирҗан әби белән бабайга әверелүләрен сизми дә калдылар. Майкамал Котдус кызы милли-мәдәни автономия тормышында да актив катнаша. Әхмәтгареевлар гаиләсе махсус хәрби операциядә булган сугышчыларга ярдәм итәләр. Пенсияләренең бер өлеше ай саен сугышчыларыбызга китә. Яраткан оныгы Салаватны ияртеп «Әбиләр ярышы» бәйгесендә катнаштылар.

- Татар мәдәният үзәгенә зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Майкамал ханым. – Бик күңелле узды. Оныгым да шатланды. Җырлар җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек.

Музыкаль гаилә исемен оныгы белән бергә җиңел генә яулап алдылар.

Наҗия ХӘКИМОВА, Тубыл шәһәре.
Рәсемдә: Майкамал Хөснетдинова оныгы Салават белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836