Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.
2005 елдан башлап ел саен ноябрьдә билгеләп үтелә торган әһәмиятле дәүләт бәйрәменә багышланган чарада себер- татар мәдәният үзәге артистлары, мәктәп укучылары, балалар бакчаларыннан килгән нәни артистлар катнаштылар. Бәйрәм чарасы РФнең Гимны белән башланды. «Мирас» бию, «Казаки» инструменталь ансамбльләре, Хәсән Хучашев, Октябрист Мәчитов, Әлфия Мөслимова, Зөһрә Тимергалиева, «Янгөл» ансамбле һәм башкаларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм концертын 40 нчы балалар бакчасыннан килгән нәни артистларның чыгышлары бизәде. Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән килүче балаларның җитәкчеләре Рина Кутайгулова: «Мин балалар бакчасында 15 ел эшлим. Хәзерге төркемгә 35 бала йөри. Шулардан 10 бала «Казаки» инструменталь ансамблендә шөгыльләнә. Алар төрле музыка коралларында уйныйлар (агач кашыклар, чатырдаткычлар, барабаннар һ.б уен кораллары). Минем төркемгә йөрүче кызлар «Матрешки» ансамблендә шөгыльләнәләр. Безнең балалар себер-татар мәдәният үзәгендә, «Речник» мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Алар арасында иҗади бәйгеләрдә катнашучылар, дипломнар алучылар да бар», - дип сөйләде.
Концертны чын бәйрәмчә, чыгыш ясаучылар белән бер дулкында, патриотик рухта Рузалия Корманалиева белән Зөфәр Корманов алып бардылар. Матур чыгышлар белән бизәлгән концерт безне бердәм булырга, тарихыбызны онытмаска тирән рухи мәгънәле чара булып үтте.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәм концертында.