Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Психологик яктан ныгыдык

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән каласының «Урарту» кунакханәсе бинасында Төмән өлкәсе ислам дине оешмаларының җитәкчеләре һәм имамнары өчен ошбу елның чираттагы уку курслары оештырылды. Төп тема: «Имамнарның психология нигезләрен белүдәге дәрәҗәләре».

Ошбу бик мөһим һәм зарури булган җыелышка атаклы, тирән белемле остазлар - Мәскәүдән, Башкортостан Республикасы һәм Саратов шәһәреннән килгән иделәр.

Бүгенге вакыттагы дөнья күренешләре күрсәтә: халык өчен, шулай ук аерым адәм баласына карата начар һәм авыр басым булу сәбәпле, кешенең психологик хәле какшый башлый. Монда инде әйтеп китсәң - пандемия, төрле булган тартышу, ыгы-зыгы, табигатьтәге куркыныч үзгәрешләр, бер-береңә нәфрәт тудыру кебек, араларда әүвәлге вакытлардан бирле сакланып калган элемтәләрнең өзелеше - юкка чыгуы халык күңелендә төзәлмәслек сырхауга әверелеп бара. Психология проблемалары шулай ук дин әһелләрен, мөселманнарны да читләтеп үтми.

46-32-25

Кунакларыбыз - зур булган имамнар аудиториясе каршысында чыгыш ясаган белгечләр турында берничә сүз.

Филюс Яхин – юридик фәннәр кандидаты, психология магистры, мөселманнарга психология ягыннан ярдәм итү ассоциациясе идарәсе җитәкчесе урынбасары, аның Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге рәисе, клиник психолог, сертификатлы схема-терапевт, когнитив - үз-үзеңне тоту терапиясе методы буенча консультант. Ул үзенең чыгышында «Кешенең когнитив (танып белү) функцияләре: психологик караш һәм Исламда аңлашу» темасын ачып бирде.

АЯ - терапия: Коръән китабындагы аятьләр, Аллаһның белдерүе, психологик ярдәм иткән вакыт.

«Аять» дигән сүз гарәп телендә Коръән китабындагы җөмләне аңлата. Аять дип әйтелә торган сүз Коръәндә шулай ук табигать, сәнгать, тарих, хикәя дигән урыннарда күзгә чагыла.

Ошбу язмамны әзерләгәндә, Коръән китабының татарча басмасын кулыма алдым. Шунысын да әйтер идем. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай Коръәнне күздә тоткан һәм Изге китапка карата үзенең иксез-чиксез мәхәббәтен тасвирлаган. Раббыбызга тәвәккәл кылып, Аның алдында булган бөтен җаваплылыкны тоеп, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, Ул биргән тел һәм зиһен ачкычлары белән дөньяга шушы саллы хезмәт - «Каләм Шәриф» барлыкка килде. Аның белән файдаланабыз:

«Аларга офыкларда һәм үз нәфесләрендә аятьләребезне күрсәтәчәкбез дә, алар беләчәкләр ки, (Коръән) хак. Синең Раббыңның һәрнәрсәгә шаһид булганы (Коръәннең хак булганына дәлил буларак аларга) җитәрлек түгелме?» (41:53).

«Шиксез ышанганнар өчен җирдә аятьләр бар. Һәм үзләрегездә дә (ничәмә аятьләр бар). Һаман күрмисезмени?» (51:20-21).

Флюс Яхинның чыгышы башыннан алып ахырына хәтле Коръән китабына таянып уздырылды. Күп тапкыр Аллаһы Тәгаләнең китабыннан аятьләр яңгырады.

Идел буе мөселман дини идарәсе имам-хатыйбы, «Идел буе» төбәк вәкиллеге мөселманнарга психологик ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе, теология магистры Рөстәм Мөхитов бүгенге көндәге иң катлаулы темаларны ачыклады. Мөселманнарның МХОдә хезмәт итүләре, хәрби хезмәттә катнашучы егетләргә психологик чаралар белән булышу турында аңлатты.

Рөстәм Александр улы: «Үзебезнең эш вакытыбызда күп тапкыр гаскәрдәге егетләргә игътибар иттек, хәрби егетләр өчен иң мөһиме һәм тиешлесе - ул да булса - дин һәм Аллаһы Тәгаләгә чын рәвештә ышану.

Хәтта, МХОдәге егетләр үзләре әйтәләр: «Сугышта атеистлар юк», - дип. Шуның өчен монда психологик технологияләр белән берлектә ислам кагыйдәләре белән Коръән, Сөннәт, Пәйгамбәрләрнең тарихына таянып белем ачкычларын тирәнрәк үзләштерергә кирәген белдерде.

Наталья Бариева безнең имамнар өчен күптән таныш. Ул Мәскәү шәһәренең мөселманнарга психологик ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе, халыкара Ислам психологик ассоциациясе әгъзасы, кризис психологы.

Бу юлы Наталья Йосыф кызы имамнар өчен киң рәвештә арт терапия үткәрде, төрле уеннар, тәҗрибәләр формасында әһәмиятле дәресләр булып үтте.

Җыелган зур аудитория, имамнар - аксакаллар төркеме, чыгыш ясаучы белгечләрнең сүзләрен бик игътибар белән тыңладылар, конспект формасында дәфтәрләренә язып, теркәп тә бардылар.

Ахырда, ошбу әһәмиятле чараларны башыннан ахырына хәтле оештырып, югары дәрәҗәдә үткәрә алган Төмән өлкәсе дини идарәсенә, катнашучы галимнәргә, булышучы барча хезмәткәрләргә олы булган зур рәхмәтләр яңгырады.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, РФ журналистлар берлеге әгъзасы.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836