Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре кысасында Төмәннең 52 нче мәктәбе Төмән, Тубыл шәһәреннән, Вагай, Тубыл, Аромаш, Ялутор, Яркәү, Түбән Тәүде округларыннан кунаклар җыйды. Алар I өлкә «Уңган хатын-кызлар» клубы һәм татар яшьләре берлеге җитәкчеләре, активистлары семинарында катнашырга килделәр. Үз эшләре белән уңышлар яуларга өлгергән хатын-кызларыбыз, яшь буын өчен Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендәге өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу очрашу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик мөһим иде.
Программа тыгыз һәм бай булды. Актлар залында пленар утырышта кунаклар дәрәҗәле якташларыбыз һәм хакимият вәкилләре, депутатлар чыгышларын тыңладылар. Бигрәк тә чараны башлаган Россия Герое полковник Рөстәм Сәйфуллин сөйләгәннәр бөтен көнгә юнәлеш бирде сыман.

- Мин 25 ел буе хәрби итекләр киеп йөрим. Аягым өзелмәсә, әле дә көрәш кырында булыр идем. Мине бабам - Бөек Ватан сугышы ветераны Минач Искәндәр улы әйткән сүзне эш белән расларга өйрәтте. Хәзер сөйләүчеләр күп, ә эш юк. Бүген күбрәк иҗтимагый тормышта актив катнашам. Хезмәт еллары дәверендә гел командир булдым. Шул тәҗрибәдән чыгып әйтә алам: фронтта барлык милләтләр дә бергә, дус. Барлык милләт тә, мәдәният тә бер генә юнәлештә – берләшү юлында булырга тиеш. Бүгенге кебек очрашулар зур әһәмияткә ия.
Тарихны һәркем яхшы белергә тиеш. Һәр гаиләдә сугыш батырлары бар. Безгә алар турында белү мәҗбүри. Алар булмаса, без дә булмас идек. Анда күпләр безнең бабайларыбыз батырлыгына куелган һәйкәлләрне җимерүчеләргә каршы көрәшә, алар каршы тормаса, ул дошманнар монда булыр иде.

Тыныч тормышта да берләшергә кирәк. Җиңүчеләрне зур бәйрәм кебек каршы алырга әзерләник. Үз эшләребез белән үрнәк күрсәтик.
Андагылар өчен гади хат та – зур шатлык. Ул хатларның берсе дә җирдә ятмый, һәркемнең күкрәк кесәсендә саклана. Ул хатлар дошман уты астында калганда аларның рухын күтәрә, яшәүгә өметен арттыра.
Тормышта бер нәрсә дә җиңел генә бирелми, бик тырышырга кирәк.
Герой ул – сугышта батырлык күрсәтүче генә түгел, ә әбине юл аркылы чыгаручы, аңа авыр сумкасын күтәрергә ярдәм итүче дә.
Төмән шәһәр Думасы депутаты Георгий Муратов, чик сакчылары ветераннары өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Виктор Демин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетында бүлек начальнигы Эльмира Алиева, Төмән шәһәр хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы департаменты директоры урынбасары Светлана Субботина, Тубылның борынгы мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов та якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, туган тел, гореф-гадәтләр, ватанпәрвәрлек, мәдәниятне саклау, патриотик тәрбия турында сөйләделәр.
Аннары эш секцияләрдә дәвам итте. «Уңган хатын-кызлар» өлкә клубы җитәкчеләре: Зәкия Сәитова, Римма Сәфәрова, Регина Исмәтуллина оешу тарихлары, проектлары, аларны тормышка ашыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Озак еллар өлкә татар яшьләр берлеген җитәкләгән Сәит Тусмөхәммәтов та күп еллар дәвамында башкарылган эшләргә кыскача тукталып китте. Яшьләр берлеге әгъзалары - «Кәефле – татар кичәләре» авторы, интернет-маркетолог Гөлнара Богатова шәхси бренд, аның серләрен аңлатса, Роза Асылгареева татар мәдәни мирасын саклау, популярлаштыру, мәдәни проектларда куллану, кирәкле продукт ясау турында күп мисаллар китерде. Мәсәлән, милли бизәкле открыткалар, буягычлар, китапка күрсәткечләр, татар хәрефләрен өйрәнгәндә милли уникаль әйберләрне ясау һәм башкалар.

Төшке аштан соң кунаклар ике секциягә бүленеп эшне дәвам иттеләр. Зәкия Әкрам кызы «Уңган хатын-кызлар» клубының принциплары, еллык план төзү, сценарийлар әзерләү, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча тәҗрибәләрен башкаларга да күрсәтеп китте. Әлбәттә, клуб «Яңарыш» өлкә татар газетасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Округлардан килгән хатын-кызларга педагогик фәннәр кандидаты Ольга Бакиева татар костюмнары турында күп мәгълүмат бирде, башка халык киемнәре белән охшаш якларын һәм аермасын да белдерде. Яркәү округы оешмасы җитәкчесе Эльза Шаммөхәмәтова яшьләргә яңа татарча бренд, кием булдыру уй-планнары белән бүлеште. Хәтта семинарда күрешеп, Роза Асылгареева белән бердәм эш алып бару турында сүз куештылар. Ә инде МХОдәгеләргә актив ярдәм итеп торучы Ялутор һәм Вагай оешмалары җитәкчеләре Миләүшә Яценович һәм Зөлхәйдә Сәйдуллина эшләре, аларны башкару нечкәлекләре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә анысы аларда җитәрлек. Күпләре волонтер буларак медаль белән дә бүләкләнеп өлгергән.
Һәркайсы үз кул осталарын алып килгән иде. Асланадан Рузилә Каташева бәйләгән курчак-җәнлекләргә сокланып туймаслык, Чебурашкаларын аеруча сугышчылар ярата икән. Һәр посылкага салалар. Кул эшләрен сатып, МХОгә җибәрү өчен кирәкле әйберләр алуда кулланалар. Ә Вагайдан Суфия Хәбибуллина «Келәм чигү» белән шөгыльләнә. Аның да сокланырлык эшләре шактый.
Чыгышлар арасында Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Габдуллина җырлары белән күңелне иркәләде.
Яшьләр берлеге әгъзалары иң элек үзләре, эшләре турында сөйләп, һәркем белән танышу өчен кызыклы уен оештырдылар. Аннары берлек проектларына тукталып, аларны тормышка ашыруны җентеклебрәк барладылар. Максатлар һәм бурычлар кую, команда формалаштыру һ. б.

Милли өстәл уеннары җитди сөйләшүне йомшартырга урынлы булды.
Яшьләр күп яңалыклар, округларда эшләргә идеяләр туплап, рухланып, дәртләнеп, дуслашып таралыштылар.
Семинар ахырында модератор Зәкия Сәитова нәтиҗә ясап, һәр чыгыш ясаучыга, катнашучыга рәхмәт юллады. «Бүгенге максатлар тормышка ашты, ләкин моның белән генә тукталмыйбыз. Бу очрашу старт кына: киләчәккә планнарыбыз әзер инде», - дип якын арада үтәчәк чараларны әйтеп, аларда актив катнашырга чакырды.
«16 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Төмән татар мәдәният үзәгендә «Татарча диктант» Бөтенроссия акциясен уздырачакбыз. Ул Төмәндә инде 11 тапкыр үткәрелә. Быелгы тематика Геройлар елына туры килә.
Икенче ел рәттән мәктәп, муниципаль һәм төбәк этапларында укучылар олимпиадасын әзерлибез һәм уздырабыз.
Безнең хатын-кызлар клубына һәм татар яшьләр берлегенә 23 декабрьдә 2 яшь тула. Барыгызны да бергәләшеп бәйрәм итәргә чакырабыз.
Яңа очрашуларга кадәр!» – диде алып баручы.
Хатын-кызлар зур канәгатьлек белдереп, әлеге чараның дәвамлы буласына зур өметләр багладылар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: семинардан күренешләр.