Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

«Яңарыш»ка языласы җайлы

последние и лучшие новости искусства в мире

Язылу кампаниясе декабрь аена хәтле дәвам итсә дә, язылып калырга ашыгырга кирәк.

Вакытында языла алмауның сәбәпләре чыгып кына тора. Күпләр бүгенге эшне иртәгә калдырып торырга күнеккән. Калган эшкә кар ява, дигән әйтемне  без күп тапкыр кабатлыйбыз, шуңа карамастан йөк әле дә шул урында тора. Үземнең тәжрибәләремә таянып әйтә алам, киләсе яңа елның беренче ярты еллыгына язылучыларның саны әле күп түгел. Чөнки үземнең арадагы, тирә-яктагы милләттәшләрем белән аралашкан вакытта сорау биргәндә бик күпләре: «Әле вакыт бар бит, ашыкмыйбыз», - дип үзләрен юаталар, ә ахырда ярык тазаяк янында калалар.

46-1-25Районнарда, ерак авыллардагы яңалыклар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, мактаулы гаиләләр, якташларыбызның шигъри юллары - беренче адымнары, милләтебезгә, хак динебезгә һәм туган-үскән якларыбызга кагылышлы вакыйгалар белән газета битләрен баетып торсак, әлбәттә, укучылар да, язучылар да отучылардан саналачак. Мондый чыганаклар киләчәктә ана телебезне саклап калуда, аны яшь буыннарга тулысынча тапшыруда бик тирән этәргеч булып тора дип әйтәсем килә. Үземнең тирә-ягымдагы кардәшләрем, татарча ике сүз дә әйтә белмәгән милләттәшләрем аз түгел иде. Алар хәзер берничә еллар газетаны яздырып, минем белән шатырдатып татарча сөйләшәләр. Мин читтән карап, елмаеп кына торам. Бу бит минем хезмәтемнең асыл җимеше. Тиккә генә әйтелми бит: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», дип.

Соңгы көннәрдә Талмы, Шыкча, Явызбы авылларында булырга туры килде. Шыкча авылында яшәүче хезмәт ветераны, пенсионер укытучы, безнең үз вакытында мәктәптә класс җитәкчесе булып торган Нәҗия апа Хәбибуллинаның өенә килеп керсәм, шаккаттым. Апаның башында яулык, тәсбих тартып утыра. Өстәлләрендә русча һәм татар тәрҗемәсе белән бастырылган Коръән китаплары, тагын читтәрәк бер төркем «Яңарыш» газетасы җыелып куйган. Идәндә намазлык җәелгән, апа намаз укый икәнен аңладым. Күргәнемә сокланып, күңел тулды. Сөйләшеп утыргач, апа әйтте: «Без газетаны беренче көннәреннән бирле алдырабыз һәм аны үз вакытында яздырып калырга да тырышабыз», - диде.

Үзебезне татар дип саныйбыз икән, милләт дип борчылабыз-кайгыртабыз икән, газетаның күләмен, укучыларын, язучыларын, яздыручыларын үстерергә омтылу бик мөһим.

Бүген почталарга, редакцияләргә барып, чиратларда басып торасы юк, утырган жиреңдә телефон аша акчаны җибәрәсең дә, үзеңнең адресыңны белдерәсең. Күз ачып йомганчы телефоныңа түләнгән чек хисабы килеп тә төшә. Аннары рәхәтләнеп ярты ел буена газетаны укып кына торасың. Бик җайлы.

Алга, милләттәшләр!
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836