Главная

«Ак калфак» Хуҗайланда

последние и лучшие новости искусства в мире

Безне, ветеран укытучыларны, мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Мәктәпкә еш кына барабыз. Безне һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар. Рәхмәт аларга.

Баксаң, Хуҗайланга кунакка Тубылдан «Ак калфак» оешмасы әгъзалары килгәннәр икән. «Ак калфак»ның җитәкчесе безнең элекке укучыбыз Айсылу Юнысова икәнен беләбез.

Башта «Ак калфак» һәм максатлары турында мәгълүматларны мин «Сөембикә» журналында укыдым һәм «Яңарыш»ны укучылар да белсеннәр дигән нияттәмен.

Татарлар белән яңа эш алымнары мәркәзебез булган Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. «Татар хатын-кызларының «Ак калфак» халыкара ассоциациясе 1992 елны Бөтендөнья татар Конгрессы карары белән оештырылган.

Оешманың максаты: татар хатын-кызларының милли генофондын, милли гореф-гадәтләрен, туган телне саклау, дәүләт һәм сәясәт эшләрендә катнашудан гыйбарәт диелгән.

46-43-26

Безнең Тубылда шундый оешма 2019 елның 20 июлендә туа. Җитәкчелек вазыйфасын татар үзәгенең актив, оптимист, инициативалы, булдыклы җырчысы Айсылу Юнысовага тәкъдим итәләр.

Лаеклы ялдагы Айсылу үзен бу эштә сынап карарга була. Менә инде 7 ел уңышлы гына эшләп баралар. Оешмада барлыгы 7 кеше эшли. Айсылу Әптелмән кызының 2 урынбасары бар: Фәридә Локманова, Равилә Фазылова, Лилия Саликова, Әминә Биктимирова, Фәния Мелибаева.

Айсылуның җәмәгате Тимур Ниязов һәрвакыт ярдәмгә киләләр, «Белмәгәнне белергә, яңалыкны да үзләштерергә, өйрәнергә һәм халыкка җиткерергә без барысын да булдырабыз», - дияләр алар.

Очрашу кичәсе танышу мизгелләре белән башланды. Һәркайсы үзе турында матур итеп татарча таныштырды.

Шунысы кызык, бу шөгыль аларның кайберләрен иҗат мәйданына аяк бастырган. Фәридә белән Фәния үзләре язган шигъри юлларны укып күрсәттеләр. Милләттәшләре белән еш аралашу, аларның үз-үзләрен өр-яңа яклардан ачарга, яңа эш формасы, юнәлеше уйлап табарга да ярдәм итә икән.

Шушы катлаулы, җаваплы эшне Айсылуга ышанып тапшырган татар үзәге хезмәткәрләре ялгышмаганнар. Айсылу чын татар гаиләсендә дөрес тәрбияләнгән татар ханым, үзебезнең гореф-гадәтләрне дә, динне дә, фольклорны да - барысын да белә.

Үзе сценарийлар яза, үзе сүз остасы, матур җырчы. Берничә бәет-мөнәҗәтләр җырлап, безне – Хуҗайлан халкын таң калдырды.

Кичә тәмле ризыклар белән тулы өстәл артында дәвам итте. Тәмле татар ашларын да кичә үткәрүче ханымнар үзләре пешергәннәр. «Ак калфак»ның иң мөһим юнәлеше – күпмилләтле Россия халкын татар ашлары белән таныштыру да икән.

Айсылу белән Тимур бу тормышта үз урыннарын дөрес тапкан укучыларыбыз – хәзер инде олы шәхесләр. Укыганда Айсылу - биюче, Тимур - шигырь сөйләүче, минем уң кулым, класс старостасы, җаваплы актив лидер иде. Айсылуыбыз суд приставы булып хезмәт куйган, Мәскәү академиясенең юридик факультетын тәмамлаган. Тимур да үз хыялын тормышка ашыра алган, чын ир-зат профессиясен үзләштергән егет: гражданнар авиациясе пилоты. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Кичә барышында мәктәп директоры Якуб Зәнкиев абыйларына, һәр укытучының исемен атап рәхмәтләрен җиткерделәр.

Һәр укытучының рәхмәтле укучылары күбәйсен, «Ак калфак»ка ак юл телим.

Хәмитә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл округы, Хуҗайлан авылы.
Рәсемдә: «Ак калфак»лылар белән очрашу.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума