...Бүгенге көндәге сугышның аһәңе һәр авылда диярлек сизелә. Махсус хәрби операция – ул безнең ил тарихында иң авыр һәм катлаулы чорларның берсе. Бүген, кемдер тыныч йокыда йоклаганда, безнең якташларыбыз, батыр егетләребез Ватанның иминлеге, безнең киләчәгебез өчен көрәшәләр. Ләкин инде каһарман булып мәңгелеккә әйләнеп кайтучылар да аз түгел. Аларның якты хәтерен саклау өчен Төмән округының Индрәй авыл җирле мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов мәчет территориясендә махсус хәрби операциядә һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган истәлек билгесе куюны оештырды. Ул Индрәй халкының һәм җирле мөселман дини оешмасының инициативасы һәм акчалары хисабына куелды. Һәйкәлдәге ташта авылның унлаган батыр егетенең исем-фамилиясе язылган.

Билгене ачу тантанасында Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Усманов, өлкә ветеран чик сакчылары оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов, махсус хәрби операция ветераннары, маршал А.И.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесы вәкилләре, авылның волонтерлары, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм авыл халкы катнашты. Кунаклар арасында шулай ук ТВВИКУ курсантлары һәм чик сакчылары-ветераннар да бар иде.

Чыгышларда батырлык, Ватанга тугрылык һәм бердәмлек, хәтерне саклау турында сөйләделәр. Изге чараны иң элек догалар белән Хәмзә хәзрәт башлап җибәрде. Әзерлек эшләрендә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтләрен юллады. Һәйкәлне ачу өчен МХО Герое Рөстәм Сәйфуллин һәм башыннан ук диярлек илебез тынычлыгын саклаучы Илдар Усманов чакырылды. Рөстәм Гали улы: «Сугышчы, ил сакчысы ике тапкыр вафат була: беренче – сугыш кырында, икенче – аның турында онытсалар. Безнең илдә барлык сугышчыларны да хәтердә саклыйбыз. Ә җиңүче якташларын искә алмаган җирдә хәзер сугыш бара. Үзебез азат иткән торак пунктлардага һәйкәлләрне гел төзәтеп барабыз. 2023 елда бер авылда һәйкәлнең плитәсе кувалда белән ватылган, мәңгелек ут төбе белән сөйрәп алынган. Төмәндә исемлек заказ биреп ясатып, алып барып куйдык. Өлкәннәр рәхмәтләрен җиткерделәр: «Безне нацистлар буяр өчен дә якын китермәделәр, тагын бер күренсәгез, башыгызга атачакбыз, дип озаттылар», - дип зарландылар. Хәтер булмаган җирдә сугыш килеп чыкты. Тамырларын чапкан җирдә тынычлык та юк», - дип сөйләде. Тыныч җирдәге әти-әниләргә, хатыннарга, ул-кызларга олы рәхмәтен җиткерде. Нуртдин Нурылхак улы һәйкәлне урнаштыруда аеруча зур тырышлык куючыларга Рәхмәтнамәләр бирде.

Мондый истәлек билгеләре безнең тарихыбызны, батырлыгыбызны һәм бердәмлегебезне чагылдыра. Алар киләсе буыннарга Ватан алдындагы бурычның никадәр мөһим икәнен искәртеп торачак. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән һәм көрәшүче барлык батырларыбызга мәңгелек дан һәм хөрмәт!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: Хәмзә хәзрәт дога укый; волонтерлар; МХО ветераннары һәйкәл янында.