Главная

Римма Арсухинаның яңа китабы тәкъдим ителде

последние и лучшие новости искусства в мире

Киң күңелле, олы йөрәкле, тәмле сүзле, тырыш, шул ук вакытта бик тыйнак дустыбыз – шагыйрә Римма Арсухинаның быел өченче китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, авторның «Дусларга, туганнарга» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсен «Нур» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы, иҗади күңелле Алсу Хәлидова оештырды. Кичә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге залында узды.

Алсу ханым әзерләгән чаралар үзләренең оешканлыгы һәм тирән эчтәлеге белән аерылып торалар. Бу юлы да ул кыска гына вакыт эчендә тамашачыларны ялыктырмыйча, Римма Хисмәтулла кызының бай тормыш юлы белән таныштырды. Ә ул арада өлкәбезнең иң яхшы җырчылары – Луиза Сөрмәтова, Наилә Габдуллина, Әлфия Мөслимова, Гүзәл Мәчитова, Венера Калиева, Альберт Колмәмәтев һәм яшь талант Самира Калиева башкаруында шагыйрәнең шигырьләренә язылган моңлы, шаян җырлар яңгырады.

46-1-26

Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләре шагыйрәнең тормыш юлы белән бәйле иде. Римма апа 1949 елның 7 октябрендә Пермь өлкәсенең Тазы авылында туган. Ул тугыз балалы гаиләдә иң олы бала булып үскән, шуңа күрә бала карау, әнисенә булышу аңа бик иртә эләккән. Әти-әнисенә, авылына булган чиксез мәхәббәт аның шигырьләренә дә күчкән. Аның 17 яшендә авылдан китеп, Курашим авыл хуҗалыгы училищесында укыган еллары, бухгалтер һөнәрен үзләштерүе һәм Төмәнгә килеп төпләнүләре хакында сөйләнде. Шагыйрәнең ире – танылган конструктор-рационализатор. Аның кызы Елена – табиб, бүгенге көндә Римма апа оныкларының яраткан әбисе.

Хәзерге тормыш иптәше сөеклесенең уңышларына шатланып залда алкышлар белән тәбрикләде. Туган яклары - Ишмәт буйларының матурлыгы турындагы җырларны тыңлап рухланды.

Кичәдә «Яңарыш» газетасы белән бәйле матур мизгелләр дә булды. Римма апа үзенең шигырьләрен бастырып, аны халыкка җиткерүче «Яңарыш» редакциясенә, аның хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтен шигырьләрендә белдерә.

Кичәнең иң матур бүләге булып Руслан хәзрәт Мәмәтов башкарган мөнәҗәт һәм Әмир Мирсәлим улы көенә язылган «Рәхмәт, тормыш» җыры ишетелде.

Алып баручы Алсу Хәлидова һәр чараны үткәрүдә һәрвакыт ярдәм иткән үзәк хезмәткәрләренә, чик сакчылары ветераннары оешмасы җитәкчесе Нуртдин Ибраһимовка, «Пыяла» татар ашлары йорты һәм «Мирас» банкетлар залы хуҗасы Азат Булатовка, видео һәм фотога төшерүче Диана Фәйзиковага Римма ханым исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Шигъри җанлы кунаклар рәхәтләнеп җыр-шигырьләр тыңлап ял иттеләр. Римма ханыма рәхмәтләрен, тәбрикләүләрен җиткерделәр.

Залга керер алдыннан тамашачылар сәләтле рәссам Нәсимә Нәбиуллинаның, «Нур» остасы Флюра Юлдашеваның иҗат җимешләре белән таныштылар. Китапханәче Луиза Сөрмәтова булдырган китаплар күргәзмәсе дә бай, кызыклы иде.

Римма Арсухина – үз иҗаты белән кешеләрнең күңеленә җылылык өләшүче, тормыштагы матурлыкны күрә һәм тоя белгән чын талант. Аның иҗади юлы озын, илһамы чиксез булсын! Киләчәктә тагын да матуррак китаплар һәм моңлы җырлар белән сөендерергә язсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума