Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә быел - 105 ел. Элекке сәүдәгәрләр йорты бинасы бүгенге көндә танымаслык үзгәрде. Заманча төзекләндерелгән, җиһазландырылган мәктәпнең уңышлары, тарихы игътибарга лаек. Юбилей уңаеннан, мөһим вакыйгаларны искә алып китәсем килә. 1968 нче елны мәктәпнең 50 еллык юбилеенда укыту-тәрбия юнәлешенә нәтиҗә ясала. Ул елларны мәктәптә хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелеп, мәктәп хәрби-патриотик тәрбия үзәге буларак таныла. Яңа юнәлеш программалары, кызыклы ачышлар юбилейлы даталарга туры килә. Мәктәпнең 80 еллыгына мәктәп тарихы музее, эстетик үзәге ачыла. 85 еллыгына мәктәпнең әләме, гербы булдырылды. Әлеге мәктәпне тәмамлаучы педагогия фәннәре кандидаты Владимир Ярков мәктәп гимнының сүзләрен язды, ә көен танылган җырчы-композиторлар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар иҗат иттеләр.
2009 нчы елны мәктәпнең 90 еллыгын уңышлы, әһәмияткә ия булган вакыйгалар белән каршы алдык. Мәктәпне тәмамлаучы Равилә Кутумова җитәкчелегендә безнең мәктәптә Төмән өлкәсе милли мәктәпләр музее ачылды. Мәктәп укытучылары ярдәмендә милли һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр тарихына кагылышлы мәгълүмат җыелды, системага кертелде. Музейдагы экспозицияләр мәктәп укучыларын, экскурсиягә килүчеләрне өлкә күләмендә милли мәгарифнең үсеше белән таныштыралар. 2013 нче елны мәктәпнең 95 еллыгын каршылаганда горурланып сөйләрлек вакыйгалар, нәтиҗәле эшләнгән эшләр күп иде. Иртеш елгасы музее, этномәдәният, экология буенча тәрбия һәм белем бирү үзәкләре, спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге уңышлары дәвамлы булды. Мәктәптә бүген дә бу юнәлешкә без зур игътибар бирәбез. 2018нче елда мәктәбебез 100 еллыгын билгеләп үтте. Бер гасырлык юбилей уңаеннан мәктәп тарихына, монда эшләүче укытучыларга, ветеран укытучыларга багышланган “Колыбель национального просвещения” дип аталган китап чыгарылды, Абрамовский экология паркы эшләп китте. Мәктәпнең укыту һәм материаль базасы тупланды, баеды. Укытучыларның бүгенге көндә эчтәлекле, кызыклы дәресләрне мәктәп китапханәсендә, музейда, Абрамовский экология паркында үткәрергә мөмкинлекләре бар. Тәҗрибә туплаган укытучыларыбыз дәресләрне тарих-архитектура музей тыюлыгында, “Россия–минем тарих” Төмән тарих паркында да үткәрәләр.
Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә 2014 нче елны мәктәпкә 5 нче балалар бакчасы, 8 нче төп белем бирү мәктәбе (2 нче корпус) кушылды. Балалар бакчасы мәктәп янәшәсендә булса, 8 нче мәктәп Иртеш елгасының икенче ярында урнашкан.
Укытучы һәм остаз елына багышланган 2023 елда мәктәп үзенең 105 еллык юбилеенда башкарган эшенә йомгак ясаячак. Игелекле эшләребезнең берсе - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Тубыл шәһәренең мактаулы гражданы Җәзилә Әмир кызы Массагутовага мемориаль такта ачу.
Укытучылар коллективына килгәндә, алар даими үсештә, мәгариф өлкәсендә яңа идеяләр эзләүдә.
Сәет ХИСМӘТУЛЛИН,
Тубыл шәһәре.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Сәет Хисмәтуллин, Камал Моратов