Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубыл кунакларны лаеклы каршы алды

последние и лучшие новости искусства в мире

Себернең энҗесе - Тубыл шәһәрендә эш сәфәре кысаларында РФ Президентының Урал Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Артем Жога Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән шәһәрнең социаль әһәмияткә ия булган объектларында, танылган В.Неймышев исемендәге 16 нчы урта мәктәбендә булдылар.

Монда вәкаләтле вәкил һәм өлкә губернаторы уку кабинетларын, китапханә-мәгълүмат, балалар инициативалары үзәген, спорт залларын карадылар. Спорт белән мавыккан яшь буын өчен уңай шартлар булдырылганын күрделәр. Мөхтәрәм кунаклар фиджитал-спорт секцияләре һәм кул сугышы дәресләрендә, шулай ук мәктәп укучылары һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Геройлар вакыты» күргәзмәсендә, шәһәребездә танылган спорт гимнастикасы үзәгендә булдылар, анда 750дән артык бала шөгыльләнә. Биредә биш спорт залы бар. «Кванториум-Тубыл» балалар технопаркында балалар үзләренең иҗади һәм тикшеренү проектлары турында сөйләделәр. Биредә 1500гә якын бала шөгыльләнә. 2023 нче елда СИБУР оешмасы ярдәме белән монда капиталь ремонт ясалган. Заманча җиһазланган бинада балаларның иҗади үсеше өчен уңай шартлар булдырылган. Технопаркта төрле яшьтәге укучылар иҗади, фәнни юнәлешләрдә уңышларга да ирешәләр.

47-21Артем Жога Тубыл мәктәпләрендә белем, тәрбия бирү өчен, спорт белән мавыгучыларга уңай шартлар булдырылганына югары бәя бирде. Шулай ук ул Россия тарихында 500 меңнән азрак халкы булган шәһәр өчен төзелгән яңа аэропортта да булды. Нәтиҗәле очрашулар, тыгыз программа белән төзелгән эш сәфәре П.Ершов исемендәге драма театрында Мәскәү, Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм СИБУР компаниясе ярдәмендә «Себер сезоннары» уртак проекты кысаларында куелган Владимир Машков катнашындагы «Матросская тишина» спектаклен карау белән йомгакланды.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Артем Жога һәм Александр Моор очрашу вакытында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836