Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Аларга авыл тормышы якын

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округындагы бай табигатьле Маслау авылында яшәүче Сәлиха һәм Абит Моратбакиевлар ике елдан артык «Көмеш җепләр» Ворогушино волонтерлары белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшләре белән актив шөгыльләнәләр. Сәлиха Шәйхулла кызы берүзе айга 20 кг токмач кисә. Ә Абит Измаил улының үзе булдырган технология буенча әзерләгән озак яна торган шырпылары өчен махсус хәрби зонасындагы егетләр рәхмәт укыйлар. Ә бит боларны алар шәхси хуҗалыкларында эшләп кайтып, йорт хезмәтеннән арынганнан соң, вакыт табып, башкаралар. Моратбакиевлар 2008 нче елдан терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Ә барысы да туйларына әти-әниләре сыер бүләк итүдән башлана. Гаилә корып яши башлагач, алар тагын җиде баш терлек алып асрыйлар.

47-7-25

Сәлиха Шәйхулла кызы «Ждановский» совхозында бухгалтер һәм завхоз була, ә тормыш иптәше алдынгы игенче, тракторчы булып эшли. Үзгәртеп кору чорында колхоз, совхозлар таркатылгач, аларга авыл хакимияте хезмәкәрләре шәхси ярдәмче хуҗалык ачарга киңәш итә. Ул вакытта төбәктә авыл хуҗалыгы программасы гамәлдә булып, аның кысаларында Моратбакиевларга мини-ферма төзүгә, терлекләр һәм техника сатып алуга дәүләт ярдәм итә: алар үзләреннән 20 процент кертәләр, ә 80 процентын өлкә АПК департаменты өсти. Миллион сум күләмендәге беренчел сумманы Сәлиха Шәйхулла кызы кредит кооперативыннан ала, ә заемны вакытыннан алда шәхси кешеләрдән сөт сатып алуга бюджет субсидиясе арту аркасында түләп чыга. Шулай алар 2007 елда ферма бинасын төзи башлыйлар. 2008 елда «Моратбакиевлар» шәхси хуҗалыгын ачып, 25 эре мөгезле терлек сатып алалар. Бу эштә аларга уллары Айрат, кызлары Айсылу белән Алсу һәм туганнары булышалар. Эшләре җайга салынып, керем дә китерә башлагач, сыер савучы, хайван караучы, көтүче һәм башка эш урыннары булдырыла. Шул вакыт эчендә хуҗалар чималын да калдыксыз эшкәртергә өйрәнәләр: әчегән сөт сүлен үсемлекләргә сибәләр, хайван маеннан сабын ясыйлар, пешкән һәм вакланган ит сөякләреннән тавыкларга азык әзерлиләр. 47-71-25

Элек «Моратбакиевлар» хуҗалыгында 155 сыер һәм үгез мөгрәп торган булса, һәм көн саен өч центнер сөт алырга Тубыл шәһәр сөт заводы машинасы килгән булса, хәзер исә хайваннар саны шактый кимегән. Мәсәлән, узган ел 16 савым сыеры була, ә быел 9 гына.

- Олыгая килә зур хуҗалык белән эш итү катлаулана бара, әмма без аннан бөтенләй баш тартырга җыенмыйбыз. Чөнки шушы еллар эчендә продукциябезне даими нигездә сатып алучы кешеләребезне табигый сөт-каймаксыз, майсыз, эремчексез калдырырга теләмибез. Аннары бозаулаган сыерларны бетерәсебез килмәде. Фермада хезмәт җиңелләрдән түгел бит. Хәтта сыерны заманча системалар ярдәмендә саварга, өр-яңа чапкыч белән азык әзерләргә булса да, эшсез утыручы хатын-кызлар сыер савучы булып урнашырга ашыкмыйлар, ирләрен сезонлы эшләргә дә чакырып булмый. Ферманы тотуга барлык керемнәр диярлек китә. Зур табыш турында сүз дә юк. Ләкин без моңа да шат; сәламәт ризык, саф һава, яраткан эшебез, тату гаилә, тагын нәрсә кирәк? Бу безнең гадәти яшәү рәвешебез. Шәһәрдә сыерчык оясындагыдай фатирда үзебезне эшсез күз алдына китерә дә алмыйм, - дип сөйли Сәлиха Шәйхулла кызы.

Күптән түгел кызлары Айсылу белән кияүләре Иван әти-әниләренең эшләрен дәвам итеп, «Дмитриев» крестьян-фермер хуҗалыгын ачалар. Алар ит юнәлешенә басым ясап, 60 баштан артык ит токымлы сыер һәм 20 баштан артык савым сыер тоталар.

Моратбакиевларның ныклы йорты янында хуҗаның көймәдән башлап техникага кадәр барысы да крестьян хезмәте сезонына әзер. Җәен аларның ишек аллары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Ә бакчада нинди генә яшелчәләр, җиләк-җимешләр үсми! Туганлык җепләрен, ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрен саклаучы хуҗаларның ишекләре һәркем өчен ачык. Кунакларны уңган хуҗабикә тәмле милли ризыклар белән сыйларга ярата.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Моратбакиевлар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836