Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, автономия әгъзалары, игелекле, ярдәмчел якташларыбыз «Дом детства» балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен мәдәни чара оештырдылар.
Балалар өчен милли ризыклар тулы чәй табынын әзерләделәр. Чарада катнашучылар, оештыручылар татар халкының гореф-гадәтләре, милли камыр ризыклары турында сөйләделәр. Җылы атмосферада узган бәйрәм чарасын махсус хәрби операциядән кайткан Рушан Гыйзәтуллинның чыгышы, аның башкаруында җырлар очрашуны җанландырды.
Патриотик рухтагы чыгышларны балалар яратып тыңладылар. Әңгәмәдә дә актив катнаштылар. Рушан балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Берсеннән-берсе матур җырлар тыңлаганнан соң, алып баручылар да осталыкларын күрсәттеләр. Автономия әгъзалары - Равилә Фазылова, Майя Әхмәтгәрәева чараны мавыктыргыч, кызыклы итеп алып бардылар. Мәктәп яшьтәгеләр өчен шәһәрнең 7 нче мәктәп укучысы Салават Әхмәтгәрәевның чыгышы, аның башкаруында җырлар да очрашуны бизәде. Балаларның бәхетле, шат йөзләрен күрү куанычлы булды. Салават әбисе Майя Әхмәтгәрәева белән күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. Алар балаларга уенчыклар, китаплар тапшырдылар. Хәйрия чарасы күңелле, эчтәлекле үтте. Балалар бай, матур мәдәни программаны яратып карадылар, милли ризыклар пешерүчеләргә рәхмәтләр белдерделәр.

Нәсимә КОРМАНОВА.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).