Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Механизаторлар — кыр хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нигезе. Алар үз җирләрен хөрмәтләп, саклап эшкәртеп, мул уңыш җыялар. Яхшы уңыш алу өчен сайлаган һөнәреңә тугрылык саклау һәм техниканы камил белү кирәк — нәкъ менә шулай намуслы хезмәт иткән механизатор Шәйнур Алеев.
Шәйнур Алеев кебекләрне чын җир кешеләре дип атыйлар. Ул бәхетен еракларда түгел, ә туган авылы Явызбыда таба. Эшен бөтен күңелен биреп, яратып башкара. Гомер буе һөнәренә тугры калган тормышы күпләргә авылда үрнәк булып тора.
Алдынгы механизаторлар рәтенә кереп, 40 елдан артык тракторда эшләвен гомеренең төп юлы итеп тапкан Шәйнур абыйны Явызбы авылында яхшы беләләр. Ул 70 еллык юбилеен каршы алды.
Шәйнур Калбай улы 1955 елның октябрь аенда Явызбы авылында Сабура һәм Калбай Алеевларның 4 балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе гомер буе авылда яшәгән һәм аның тәрбиясе һөнәр сайлаганда улының тормышына йогынты ясамыйча калмагандыр. Кечкенәдән, һәр авыл малае кебек, ул техниканы яратып үсә.
Әтисе белән әнисе гомере буе шушы авылда яшәп, хезмәт иткән кешеләр. Шәйнур абый да кечкенәдән әти-әнисенең тырышлыгын күреп үсә, эшкә өйрәнә, мал-туар арасында үсеп, ярдәм итә. Ул Шыкча мәктәбендә башлангыч белем ала, соңыннан 10 нчы сыныйфны Ямбай мәктәбендә тәмамлый. Институтка укырга керә, әмма аңа укуын дәвам итәргә мөмкинчелек булмый: «Мин гаиләдә иң өлкәне идем, әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк иде, тракторчы-машинист таныклыгына ия булдым да, совхозда эшли башларга туры килә», - дип исенә төшерә Шәйнур абый. Үзенә ышанычы һәм туган җирендә мул игеннәр үстерү теләге яшь егетне эшкә юнәлтә. Шул көннән башлап ул гомере буе трактор артында утырып, миллионлаган чакрым кырлар сөрә һәм мул уңыш үстерүгә зур өлеш кертә. Яздан кара көзгә кадәр басуларны эшкәртә, яшелчәләрне кырлардан җыярга һәм ашлама ташырга да катнаша. Туфракны көзге эшкәртү - җаваплы вакыт. Югары җитештерүчәнлекле комбайнда да эшләгән. Техниканың ватылып калу очраклары булса да, аны биш бармагы кебек белгәнгә, Шәйнур абый югалып калмаган.
Авылдагы күп егетләр белән бергә, армия сафларына китә. Хәрби хезмәтне тәмамлап, туган авылына кайта.
Муллаш авылынан юллама буенча килгән башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Идрис кызы белән таныша. Озак очрашып йөрми яшьләр, 1979 елның 1 сентябрендә гөрләтеп туй ясыйлар. Һәр беренче сентябрьдә Әнисә апа укучыларыннан һәм яраткан тормыш иптәшеннән чәчәк бәйләмнәре белән туй көннәрен каршы ала.

Фидакарь хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә Шәйнур Алеев район батыры булып кала: социалистик ярышларда җиңеп чыга, грамоталар, Мактау кәгазьләренә ия була, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә һәм иң мөһим казанышы - 3 нче дәрәҗәдәге Хезмәт даны орденына лаек була, ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә һәм «Хезмәт ветераны» исеменә ия. КПССның XIX Бөтенсоюз конференциясендә өлкә Думасы депутаты буларак катнашырга туры килә.
Авылда терлексез көн күрүнекүз алдына китереп булмый. Алеевлар гаиләсе дә мал-туарын карап үстерә, бакчаларын да мул уңыш белән тутыралар. Лаеклы ялга чыгып, өр-яңа өй салып чыгалар. 2020 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Шәйнур Калбай улы туган авылында җирле мөселман дини оешмасы рәисе вазифасын үти. Әнисә апа белән икесе дә дөньяның һәр көненә сөенеп, догалар укып яшиләр. Авылда Корбан, Ураза гаете кебек бәйрәмнәр, ифтарлар үткәрә торган урын булмаганлыктан, мәчеткә янкорма төзергә планлаштыралар. Бу эшкә Шәйнур абый чын күңелен биреп тотына. Туган авылында мәчеткә өстәмә бүлмә салдыру теләге белән ул нарат бура сатып ала. Бу изге ниятен гамәлгә ашырыр өчен акча җыю, төзелеш материалын, эшчеләр табу бурычлары аның җилкәсенә төшә. Аңа ярдәмгә аның тугры тормыш иптәше Әнисә апа килә һәм ярдәм итә.
- Авылда эш беркайчан да бетми ул. Лаеклы ялда булсак та, без гаиләбез белән бергәләп тырышып эшлибез. Зур рәхмәт тормыш иптәшемә, кадер-хәрмәттә яшәп, бер авыр сүз аннан ишетмәдем, - дип горурланып сөйли Әнисә апа.
«Хезмәт кешене бизи» диеп юкка гына әйтмиләр. Алеевлар гаиләсе тырыш һәм уңган гаилә буларак, күпләргә үрнәк, тырыш кеше һәркайда уңыш таба.
Чын күңелләрен биреп яшиләр алар. Үзләре турында гына түгел, башкаларны да кайгыртып яшиләр. Әнисә апа - җирле хакимият волонтеры да әле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәк-чәкләр ясыйлар, ятьмә, оекбашлар бәйлиләр, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.