Главная

Бердәмлектә - көч!

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең «Нефтяник»лар мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур күләмдә сокланырлык жыелыш уздырылды. Бәйрәмнең ижат өлешендә төрле телләрдә тәбрикләүләр, шигырьләр һәм моңлы жырлар яңгырады.

Чара барышында халык һәм дуслык турында, шулай ук илебездә, бигрәк тә үзебезнең Төмән өлкәсендә яшәүче халыкларның күптөрлелеген бәяләү, татулыкта яшәүнең мөһимлеге турында матур, эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керерлек әһәмиятле сүзләр күп тапкыр кабатланды.

Ә инде үзебезнең өлкәбездәге милләттәшләребезнең тупланган тәжрибәләрен, сугыш кырларында күрсәткән батырлыкларын санап китсәк, бу хәзинә күп томлы китаплар жыентыгына әверелер иде дип күз алдыма китерәм.

Халыклар бердәмлеге көне - күпмилләтле Россия халкына, авыр сынауларда Бөек Ватаныбызны саклаган һәм яклаган халкыбызның барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән үткәрелә торган бәйрәм.

Безнең ата-бабаларыбыз бөтен киртәләрне жиңеп чыгып Россия дәүләтен коткару өчен батырларча көрәшкәннәр. Ошбу бердәмлек сабакларын без бүгенге көнгә хәтле хәтерлибез һәм киләчәктә дә кыйммәтле мирасны сакларга бурычлы булабыз дип әйтер идем, Ин ша Аллаһ.

Ислам дине - дуслык һәм халыклар бердәмлегенең нык булуына, арада бер береңә ярдәмләшү өчен зур бәя бирә, хуплый.

47-4-26

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,

Төмән шәһәре.
Рәсемдә: бәйрәмдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума