Һәр гаилә тарихы кызыклы Яркәү округы, Карбан авылында унбер балалы Шамировлар гаиләсе авылдашлары арасында олы абруй казанган, зур ихтирамга лаек. Без Карбанда туып-үскән, озак еллар Яңа Уренгой шәһәрендә мәктәптә балаларны укыткан, хәзерге көндә Төмәндә яшәүче Галия Бусаева (Шамирова) белән очраштык. Аннан авыл, гаилә тарихы, әти-әнисе турында сораштык.
Мөлаем йөзле, сабыр, тыйнак Галия Әхмәталый кызы ялындырмады, бик теләп хатирәләре белән бүлеште.
- Тарихка кайтсак, Тубыл елгасы ярында сугыш булган. Бүгенге көндә дә яр буйлап перпендикуляр сузылган калкулыкларны күреп була. Тубыл һәм Тура елгалары ярлары уртасында Етемак калкуы бар. Анда 7 кеше күмелгән. Исеме дә җиде кеше җирләнүдән барлыкка килгән.

Иске мәктәп янында агач һәйкәл бар иде. Ул төрмәдән качкан качкыннарга багышланган. Карбанда тарихи күренекле урыннар күп. Әүвәлге заманда Карбан-Кызылкаш аръякта, Покровка ягында булган. Советлар чорында анда печән чаптылар, «волокуша» белән елга аркылы кибәннәрне чыгардылар.
Мәктәптә укыганымда, эшләгән елларда өлкәннәрнең хәтерләрендә калганнарны сорашып, туплап, альбомнар ясадым. Кызганыч, мин төньякка киткәч, алар мәктәптә сакланмаганнар, юкка чыкканнар.
Бабаем - Мөхәммәтжан Мамай улын (Матцан) гаиләсе белән көнләшеп бертуган абыйсы сөргенгә озаттыра. Анда барысы да үлә. Ниндидер могҗиза белән әнием Мәсрүрә һәм бабае исән калалар. Шунысы кызык, Төмән өязе, Кречетинск волисполкомы буенча, документларда 1929 елда «кулаклар» юк диелгән. Урта хәллеләр - 86, ярлылар - 208. 1930-1938 елларда бабаем гаиләсеннән башка Карбанда беркем репрессиягә эләкмәгән. Ул кеше бабаемның гаиләсен бер гаепсезгә юк иткән.
Хәзерге авыл уртасында элек куе урман булган. Урманны трактор белән төпләү эшен әтием җитәкләгән. Сабирчан бабайның гаиләсе елга аръягында калган була, әти аларга йорт салгач кына күченәләр. Шулай «Аргы авыл», «Яңа авыл» урамнары белән яңа Карбан авылы барлыкка килгән. Беренче йорт безнеке була. Әти энеләре Әхтәм белән Хәлимгә дә безнең янда өйләр салырга булышкан. Андый төрдәге йортлар кухня һәм бер бүлмәле булган. Ничектер сыйганнар.
Әтием белән әнием бер-берен яратып кавышканнар. Әти әнинең репрессиялеләр кызы булуына да карамаган, гомере буе яклаган.
Әтием - Әхмәталый Сабирчан улы Бөек Ватан сугышы ветераны. Нечкә күңелле, юмарт, юаш, шул ук вакытта горур, таләпчән, җитди карашлы, намуслы иде. Мәсәлән, үз йортында әниемнең туганы Саҗидә апакауның улы Зиннәт Мөхаммәдиев белән Саниянең гөрләтеп туйларын үткәрде. Бик грамоталы булды, китаплар, журналлар укырга яратты, кулында гел газета иде. Газета-журналларны күпләп алдырдык. Олыларга да, балаларга да яздырдык. Телевизордан «Время» тапшыруын бирелеп карады. Дөньяда, илдә барган вакыйгалар белән кызыксынды.
Тубылда укыганымда каникулга кайтсам, өстәл каршында политик темага әңгәмә башлый иде. «Кызым, әтиең белән андый темага сөйләшмә, ул аннары атна буе йоклый алмый», - дип әнием кисәтте берзаман. Нинди белем багажы белән кайткан, дип әти мине сынады шикелле.

Латин хәрефләр белән яза иде, чөнки мәктәптә өйрәнгән. Латин алфавитында төньякка балаларына хатлар язды. Аларны Хәния апам укыды, Әгъзам абый да белә иде.
Карбан халкы бик актив булган. «Изба-контора»да, клубта төрле чаралар, бәйгеләр, соцярышлар, концертлар үткәрелгән. Әти аларга теләп йөрде. Гармунда оста уйнады. Авылда күп егетләр гармунда уйнадылар: Рөстәм Ниязов, Мидхәт Чемалетдинов, Фәрит Әскәров, Вәлиәсхәт Вәлишин, Мансур Әскәров. Мәктәптә укыганымда мин дә баянда уйнадым. Мөнир абый Шакиров төп баянчы иде. Ул мәктәптә дә эшләде, клуб мөдире дә булды. Соңыннан гаиләсе белән Кортъегәнгә күченде. Анда да мәдәни-массалы эшләрне башкарды.
Миңа аның белән бергә концертлар, туйлар алып барырга туры килде.
Әтием сугышка 1942 елда үз теләге белән китеп, 1946 елны кайткан. Ул фронтның төрле участокларында сугышкан. «Искра», Украинада «Корсунь-Шевченковская» операцияләрендә, «Висло-Одер» һөҗүм операциясе - соңгы биеклектә катнашкан. Берлин бу вакытта чолганышта була. Әти 1 нче Белорус фронты белән Георгий Жуков командалыгында Берлингача житә. Бөек Җиңүне дошман оясы Рейхстагта каршылый. «Берлинны алган өчен» медале аны мин Тубылда укыганымда гына эзләп таба. Күп орден-медальләргә лаек булган.
Җилкәсендә, аягында яра иде. Кыйпылчык аягының сөягенәчә кергән, сөяк шулай үскән. Контузия алган, олыгайгач нык башы авыртты, туңды. Җәйнең эссе көннәрендә башына «ушанка» бүрек киеп йөрде. Соңгы вакытларынача тракторында безне печәнгә, утынга алып барды.
Авылда коелар юк иде, мәктәп янындагы башня еракта. Тракторы белән һәр көнне һәр ишегалдына авылдашларга башнядан су ташыды. Пенсиягә чыккач, ат белән эчәргә, мунчага юынырга китерде. Терлекләрне Какцырлы күленә су эчәргә йөрттек. Кышын махсус лом, балта белән бозны тишеп, бөке ясады. Авыл терлекләрен су белән тәэмин итте.
Совхозга атлар өчен чаналар, арбалар, көймәләр ясады. Тимерлеккә кереп яшьләргә ремонт эшләрендә булышты, киңәшләр бирде.
Әти берләшкән оешмалар - «Сабанчы», «Кызыл байрак» колхозлары, «Междуреченский» совхозында механизатор булып эшләде. Карбан кырларында иген үстерде, терлекләргә сенаж, силос, комбиазык әзерләде. Аның «Белорус» тракторы бөтен җиргә йөрешле иде: кырда, печәнлектә, утын китерүдә, кибеткә товар кайтаруда, кешеләрне район үзәгенә шифаханәгә, укучыларны Покровкага мәктәпкә алып баруда хезмәт күрсәткән. Яңа кайткан комбайннарны, тракторларны сөйрәткән. Ул тәҗрибәле белгеч иде, якын-тирәдә һәр кеше белгән. Руслар хөрмәт итеп «Михаил» дип эндәшкәннәр. Намуслы, тырыш хезмәте өчен дипломнар, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында «Чирәм җирләрне үзләштергәне өчен» медале дә бар. Фоторәсеме озак еллар совхозның Мактау тактасында эленеп торды.
Әтием белән нык горурланам. Бөек Ватан сугышы ветераны кызы буларак, аның турында җентекләп сөйләвемнең максаты: хәзерге буынга фронтовикның чын портретын күрсәтү. Сугыш ветераннары тарихта иң явыз, иң мәкерле, иң дәһшәтле сугышның шаһитлары. Россия солдатларына мәңгелек дан! - дип сөйләде Галия Әхмәталый кызы.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Расемнәрдә: Шамировлар, Бусаевлар.