«Ел саен 5 ноябрьдә Россиядә Хәрби разведчик көне билгеләп үтелә. Бу – кыюлык, хәрби бурыч алдында тугрылык һәм үзләре күләгәдә калып, илнең иминлеген тәэмин итүчеләргә багышланган көн. Бу көнне без аеруча зур горурлык һәм җылылык белән үзебезнең якташыбыз – өлкән лейтенант, хәрби хәрәкәтләр ветераны Андрей Гавриловны искә алабыз», - дип башлап китә үзенең язмасын укучыбыз Вәлия Корманова.
Андрей Альберт улы 1980 елның 24 сентябрендә дөньяга килә. Аның балачагы һәм үсмер чоры Ямбай авылында узган. Гаиләсендә милли рух аеруча көчле булган: әтисе рус милләтеннән булса да, әнисе Хәмтия Вәли кызы – татар. Ул татар телен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән, математика укытучысы булып эшләгән. Андрейның тормыш иптәше дә татар кызы була. Андрей үзе дә әнисе тарафыннан бирелгән татар рухын, телен һәм мәдәниятен ихлас кабул итеп, үзен татар улы дип йөрткән.
2001 елда мәктәпне тәмамлагач, ул педагогия көллиятенә укырга керә, әмма озак та үтми, Ватан алдындагы изге бурычын үтәү өчен хәрби хезмәткә алына. Хезмәте Владивостокта башлана. Анда ул иң катлаулы һәм куркыныч хәрби һөнәрләрнең берсен – разведка сапёры белгечлеген үзләштерә. Бу хәрби инженер разведкасы һәм миналардан чистарту бурычларын бергә башкаручы белгеч. Аның төп үзенчәлеге – ул разведка яки штурм төркемнәре составында, еш кына сугыш хәрәкәтләре бара торган сызыкка бик якын булып, үз бүлекчәләренең имин хәрәкәт итүен тәэмин итә.
Үз ротасы составында Андрей Альберт улы Чечен Республикасына хәрби бурычлар үтәргә җибәрелә. Күрсәткән батырлыгы һәм һөнәри осталыгы өчен аның әти-әнисенә хәрби командованиедән рәхмәт хатлары килә.
2003 елда армиядән кайткач, ул Төньякка, Яңа Уренгойга китә. Анда читтән торып Идарә итү академиясенә укырга керә һәм юридик белем ала. Аннары үзенең тормыш юлын эчке эшләр органнары белән бәйли. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы булып эшли башлагач, туган Төмәненә кайта, монда юл хәрәкәте иминлеге буенча баш идарәдә хезмәт юлын дәвам иттерә. Оператив-хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләре, вазифаларына намуслы каравы һәм принципиальлеге өчен ул берничә тапкыр премияләр белән бүләкләнә. Улының уңышлары өчен аның туган йортына тагын да рәхмәт хатлары килә.
Хезмәт еллары буенча лаеклы ялга чыккач, Андрей Альберт улы үзен гаиләсенә багышлый. Ул йорт сала, ныклы гаилә кора, балаларын туры тормыш юлына бастыру өчен тырыша.
Кызганычка каршы, 2019 елның 26 сентябрендә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә Андрей Альберт улының гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
«Өлкән лейтенант, хәрби сапёр, хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм чын патриот авылдашлары, хезмәттәшләре һәм аны белгән барлык кешеләрнең якты хәтерендә мәңгегә сакланачак. Аның гомере – Ватанга намуслы хезмәт итү, гаиләгә тугрылык һәм туган җирне яратуның якты үрнәге», - дип аеруча җылылык белән искә ала якташын Вәлия ханым.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.