Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үттек. Күп балалы ана - Фәүзия апа Әбүбакирова биш кыз үстерә. Биш кызны да аякка бастырган, укыткан, тәрбия биргән Фәүзия апа бу хакта фикерләре белән уртаклашты.
- Без авыл җирендә яшәдек, бүген дә Аромаш районының Чумык авылында көн күрәбез. Дөнья мәшәкате белән гомернең узганын сизми дә калдык. Кызлар кече вакытларыннан бер-берләренә ярдәм иттеләр. Тормыш булгач, төрлесе булды. Авырлыклар, күңелле һәм күңелсез очраклар матур вакыйгалар белән үрелеп барды. Биш кыз арасында укуга тырышлары, йорт эшләрен алып баруда аерылып торганнары булды. Һәр кызымны бертигез яраттым. Хәзер инде оныкларга сөенәм. Оныклар балдан да татлы дип, юкка әйтмиләр. Күп балалы ана булу - олы бәхет. Кызлар үсте, укыдылар, үз тормышлары белән яшиләр. Хәзер инде оныклар безнең тормышыбызны бизәп, яшәүгә дәрт өстәп торалар, уңышларына сөенеп яшим. Авырлыклар килсә, балалар белән бергә борчыласың, кызларымнан шатлыклы хәбәр алсам, канатлар үсеп китә.
- Кызларны кече вакытларында киендерү, мәктәпкә әзерләү җиңел булмагандыр?
- Кызларым башка балалардан аерылып тормадылар. Без уртача яшәдек. Авылда яшәүче әниләр эшләделәр, йорт хуҗалыкларын алып бардылар, бакча утырттылар. Мин совхозда, фермада эшләдем. Кызларга кече яшьләреннән төрле авыр эшне дә эшләргә туры килде. Су ташу, бәрәңге алу, бакча утырту, печән эшләрен һәр авыл баласы белә. Ярдәм кирәккән чакта кызларым теләп булышлык күрсәттеләр.
Быел 70 яшен каршы алган күп балалы Фәүзия апа һәр әнигә Ана бәхете теләде. Ул: ”Минем кызларым үземә терәк, сердәшче, киңәшче булып үстеләр. Бүгенге көндә минем өчен яшәү яме – бала-оныкларымда. Хәзер тормыш мул, бар нәрсәне җитештереп яшәргә мөмкинлекләр бар. Яшь әниләр авырлыклардан курыкмасыннар иде. Авырлыклар артта кала. Балаларыгыз сау-сәламәт, тәртипле, иманлы булып үссеннәр, әниләренең хәлләрен белеп, ярдәм күрсәтеп яшәсеннәр. Әни кеше өчен бу зур бәхет. Балаларыгызны яратып, аларны тыңларга вакыт табып, уңышлары белән горурланып яшәгез”, - дип сөйләде.
Римма УМИТБАЕВА.