Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әниләр көне уңаеннан Төмән шәһәренең өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче хатын-кызлар һәм балалар «Аналарны хөрмәт итү» дип аталган кичә оештырдылар.
Кунакларны бәйрәм белән котлап «Мәгърифәт» өлкә ислам үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов чыгыш ясады. Ул балаларга Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан икәнен ассызыклап:
- Әни турында Коръәндә дә аятьләр бар. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, әнигә әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?!» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәр, әни кешегә, ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә, әниеңә, дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәр кабат, әниеңә, ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә» диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы. Әни – кеше тормышындагы иң мөһим һәм кадерле кеше. Оҗмах – аналарның аяк астында, ул оҗмах капкалары әниләренең кадерен белгән, хөрмәт иткән һәркемгә дә ачык, - дип, үзенең киңәшләрен дә җиткерде. Чараны хатын-кызларга ислам дине буенча белем бирүче мөгаллимә Фәйрүзә Бәширова белән укучысы Әлфия Загидуллина рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Кичәнең беренче өлешендә күптән түгел Фәйрүзә Бәширова җитәкчелегендә оештырылган курчак театры «Өч кыз» татар халык әкиятен карарга тәкъдим итте. Театрда Әлфия Загидуллина кызы Альбина белән һәм Роза Назыйрова катнаштылар. Тирән мәгънәгә ия булган тамаша балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә кызыклы, булды.
Фәйрүзә Бәширова үзенең драмтүгәрәге белән таныштырып:
- Дәресләрдә нәтиҗәле эшләр өчен быел курчак театры ачып җибәрдек. Хәзер балаларга үгет-нәсихәтләрне, рухи көч, азыкны уен аркылы, әкиятләр ярдәме белән дә җиткерәбез. Шулай итеп балаларны туган телгә өйрәтү белән бергә татар халык иҗаты, гореф-гадәтләребез белән таныштырабыз һәм, әлбәттә, боларны без дин белән бәйләп, хәдисләр кушып эшлибез. Бу юнәлешне отышлы дип таптык. Түгәрәктә 15кә якын кеше катнаша. «Өч кыз» әкияте безнең беренче эшебез булды. Минемчә, бүгенге дебют уңышлы үтте. Ни өчен бу әкиятне сайладык соң? Чөнки Әниләр бәйрәменә әзерләндек, икенчедән - әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре, игелеклелек тәрбияләү максаты белән. Өченчедән – персонажларның әйтә торган сүзләре күп түгел. Чөнки балаларның күбесе татар телне белми. Шулай булуга карамастан, бу эштә барыбыз да бик теләп катнаштык. Балалар белән декорацияне үзебез ясадык. Курчакларны Ямбай авылында яшәүче кул остасы Рәйфә апа Хучәхмәтова тегеп бирде. Аның осталыгына гаҗәп калырлык: курчакларның милли күлмәкләре төрлелегенә, матур калфаклары, алъяпкычлары, алка-беләзекләре, әни-курчак кулына хәтта тәсбих та тоттырган. Форсаттан файдаланып, Рәйфә апага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Курчакларыбызны кадерләп кенә тотынабыз, дәрестә иске курчакларны кулланабыз. Инде 23 февральгә Дәрдемәнднең (Закир Рамиев) «Өч угыл» дигән әсәрен куярга планлаштырабыз, - дип сөйләде.
Кичәнең икенче өлешендә Тимур Хәйруллин татарча матур итеп шигырь сөйләп, көчле алкышларга лаек булды. Аннары балалар әниләрне хөрмәт итү темасына карата төзелгән викторинада катнаштылар. Фәйрүзә Бәширова һәр катнашучыга бүләкләр тапшырды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.