Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ислам динендә савап һәм саваплы эш дигән төшенчәләр бар. Билгеле булганча, борынгы бабаларыбыз, җирле халыкка дин сабаклары бирүчеләр, кешеләргә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылсыннар өчен мәчетләр төзетүчеләр һәм үзләренең һәр гамәлләрендә бары тик яхшылык эшләү белән яшәгәннәр.
Нәрсә ул савап? Савап - ул кеше күңелендәге яхшылык, ниндидер изге эшләр эшләү. Бигрәк тә авыл өчен мәчет төзү юлында йөрүчеләр зур савапларга ия булалар. Гыйбадәт йортын төзү эшләрендә ярдәм итүчеләргә мәңгелек савап килеп тора, диләр.
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылының 315 еллыгын җәй айларында гына билгеләп үттеләр. Биредә кибет, медпункт, мәктәп, клуб юк, бары тик авыл уртасында төзелеп килә торган мәчет куандыра, дип язган идек.
Әлбәттә, элекке бабай, әбиләр юк хәзер, мәңгелек дөньяга китә баралар.
Ә менә аларның балалары - 1955-1965 нче елларда туганнар, хәзер Урманбаш авылында яшәп, балалар үстереп, инде оныкларына әби-бабайлар булсалар да, бердәм генә мәчет төзү эшләрендә ярдәм итеп киләләр. Үзгәртеп кору заманасында совхозлар таркалгач, кибет, мәктәпләр булмагач, яшьләр эш эзләп шәһәрләргә китәрләр дә, авыл бетәр диючеләр булды. Әмма, алар барысы да авылда калып, мал-туар асрап яшәп калдылар. Бүгенге көндә шәһәргә йөреп эшләүче ир-атлар да байтак.
Билгеле, беркайчан да мәчетләр үзеннән үзе төзелми, төзелешкә рөхсәт аласы да бик авыр. Элекке картлар: «Мәчетле авыл беркайчан да бетми», - шулай ук: «Башланган мәчет төзелмичә калмый», - диләр иде. Ниятләп, изге күңелле кешеләр бастырып йөргәндә, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый.
- Урынны тиз бирделәр, ә менә төзелешкә рөхсәт аласы бик авыр булды, дүрт ел буена документлар белән түрәләр бусагасын таптарга туры килде. Әле бит елдан-ел төзелеш материаллары кыйммәтләнә бара. Әлһәмдүлилләһ, авыл халкының тырышлыгы, ярдәмнәре белән башлап җибәрдек. Бүгенге көндә мәчетебез төзелеп бетмәсә дә, намазлар укырлык хәлгә җиткердек.
Мәчетнең нигезен коргач та, урамда табыннар әзерләп, Коръәннәр укыта башладык. Мәчетебездә без инде ничә тапкыр Ураза һәм Корбан гаетләрен уздырдык.
Рәхмәт авыл хатын-кызларына, табыннарга аш-су әзерләп, хәзер генә корып та куялар. Шәһәрдән яшьләр кайтсалар, бердәм җыелып, эшкә чыгалар. Менә шулай хыялыбыз тормышка ашып килә. Инде вак-төяк эшләре күп булса да, ачылу көнен күрергә насыйп булсын, - дип сөйләде мәчет имамы Илдус хәзрәт Хикмәтуллин.
Урманбаш авылына килен булып төшкәнгә 50 елга якын вакыт узган. Авылга еш кайтып йөрибез, анда инде бар да үз кеше. Көндезен урамда җан иясен күрәм димә, анда-монда машина яисә тракторлар узгалый.
Ә инде караңгы төшкәч, авыл тәрәзәләреннән балкып торган утлары белән һәркемне үзенә тартып тора. Кичке намазга минем белән унлап кеше җыелган. Мәчет эчендә җылы, якты, идәннәргә хәтфә паласлар да җәелгән. Әле табыннар да корылган, самовар кайнап тора. «Ни мәҗлес?» – дип сорагач, апалар елмаешып: «Без шулай, еш кына тәм-томнар китереп, ястү намазыннан соң, бергәләшеп чәй эчәбез», - диделәр.
Ир-атлар аерым залда, хатын-кызлар аерым намазны укыгач, табын янына тезелешеп утырдык.
Илдус хәзрәт сүзләре хак, бәлешләргә хәтле пешереп алып килгәннәр. Тәмле чәйдән соң, әңгәмә корып, яшь чакларны искә алып көлешеп тә алдык. Адәм баласына тагын ни кирәк? Аралашуга бик мохтаҗ замана бит. Мәчетнең ачылу тантанасы якынайсын, дип догалар кылып теләкләр теләп таралыштык.
Наилә САФИУЛЛИНА,
Төмән шәһәре.