Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яшьлек» сәхифәсендә «Себер йолдызы» «Татар егете» финалистлары турында кыскача мәгълүмат биргән идек. Чынлап та, әлеге уникаль проект бик күп талантлы катнашучыларны җыйды, һәм бүген без сезне сәләтләре, осталыклары белән жюри йөрәген яулап алган яшьләребез белән якыннан таныштырып китәбез.
Максим Тамаев – 21 яшьлек Курган егете. Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә укый. Ул 5 яшеннән бию белән шөгыльләнә, Бөтенроссия конкурсларында җиңүче, призер, Гран-прига ия булган. Амбицияле егет җәмәгать эшләрендә актив катнаша, җырларга да ярата. Ул актер булырга, кинода төшәргә хыяллана. Киләчәктә Төмән шәһәрендә үзенең халык биюләре студиясен булдырырга тели.
Алинә Әхтәриевага 20 яшь, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яши. Ул 12 ел «Бәйрәм» коллективында биеде, ә хәзер цифрлы һәм педагогик технологияләр көллиятендә бию белән мавыгуын дәвам итә. Алинә тәрбиячегә укый һәм логопед булырга хыяллана. Буш вакытларында ул татар милли ризыкларын әзерләргә ярата, нечкә итеп токмач кисә һәм бәлеш пешерә.
Айзәт Уразумбәтов – тумышы белән Төмән районы, Муллаш авылыннан. Аңа 26 яшь, ул югары белемле дефектоскопист. Хәзерге вакытта ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сүндерүче-коткаручы булып эшли. Айзәт спорт белән шөгыльләнә. Ул өлкә яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге әгъзасы, анда ул башка катнашучылар белән җәмгыятькә файда китерергә, төрле өлкәләрдә балаларыбызга һәм киләчәк буынга ныклы нигез салырга омтыла.
Луиза Мәхмәд – Төмән кызы, медицина университетының стоматология факультетында укый, ортодонт булырга хыяллана. Ана 21 яшь. 4 яшеннән «Гармония» музыка мәктәбендә укып, аны бик яхшы тәмамлый. Луиза «Sunny day» ансамблендә һәм ялгыз җырлап төрле конкурсларда призлы урыннар яулый, Сабантуйларда актив катнаша. «Бердәм Россия» партиясе волонтеры буларак, губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Рунис Юсупов Төмән районы, Индрәй авылыннан, аңа 18 яшь. Ул грек-рим көрәше һәм милли көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат. Әлеге спорт төрләре буенча бөтенроссия турнирларында һәм чемпионатларында күп җиңүләр, бүләкләр яулап өлгерә. Рунис шулай ук берничә тапкыр өлкә Сабан туйларында җиңүче була. Футбол һәм шахмат белән дә мавыга.
Надия Бакирова хореография буенча Төмән шәһәренең «Гармония» балалар сәнгать мәктәбен гел «5»ле билгеләренә тәмамлаган. 2023 елда «Олигофренопедагогика» юнәлеше буенча Урал дәүләт педагогика университетында белем алып, бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Надия бөтен балачагын «Кружева» хореография коллективында биеп үткәрә. Балет аның 16 яшькә кадәрге тормышының бер өлеше була. Ә хәзер, эштән тыш, Надия конкурсларда, лекцияләрдә һәм спорт вакыйгаларында катнаша. Ул «Skytat» онлайн клубында татар телен өйрәнә һәм ял көннәрендә, гаилә традицияләрен дәвам итеп, әнисе һәм әбисе белән милли камыр ризыклары пешерә. Киләчәктә Надия зур татар гаиләсе төзергә һәм дөньяның кызыклы почмаклары буйлап сәяхәт итәргә хыяллана.
Ялутор егете Реналь Калиев бер ел элек кенә баян уйнаучыларга сокланып карый иде. Бабасы аны шушы матур музыка коралы белән таныштыргач, Ренальнең тормышы бик нык үзгәрде. Хәзер 17 яшьлек егет баянда, гармунда да бик шәп уйный. Әмма ул тукталып калырга җыенмый! Аның максаты - музыка юнәлешендә уңышларга ирешү. Реналь ялларын авылда уздыра, 10 яшендә бабасы аны тракторда йөрергә өйрәтә, хәзер ул печән әзерләү эшендә бабасының алыштыргысыз ярдәмчесе, техниканы ремонтларга да булыша.
20 яшьлек Төмән кызы Аделия Нигъмәтуллина оста биюче (хип-хоп, Вог, джаз фанк), хореограф һәм бию конкурслары жюри әгъзасы. Ул төрле ярышларда җиңүче һәм импровизация остасы. Шулай ук Аделия — СММ социаль челтәрләрне алга җибәрү һәм контент булдыру белән шөгыльләнүче белгеч. Моделлингта ул маркетплейслар белән эшли һәм мода күрсәтүләрдә катнаша, «Мисс Магеллан» конкурсында «Мисс Креатив» титулы алган. Аның максаты - танылган биюче булу, ил буенча мастер-класслар уздыру һәм үз бию командасын булдыру, шулай ук чараларны, шул исәптән туйларны оештыруда эксперт булу.
Денис Сабировка 20 яшь, ул Ялутор районы, Исәт авылында туып-үскән. Бүгенге көндә Ялутор агротехнология көллиятендә электрика юнәлеше буенча белем ала. Денис мәктәптән үк актерлык сәнгате белән мавыга, рус һәм татар телләрендә төрле конкурсларда, театральләштерелгән тамашаларда һәм скетч-комедияләрдә катнаша. Буш вакытларында футбол, волейбол, баскетбол уйный, чаңгыда шуа, техникалар ремонтлый.
Юлианна Уразова Тубыл районы Вәчир урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. Юлианна музыка һәм сәхнә белән 5 яшеннән мавыга һәм ул күп санлы вокал, бию конкурсларында җиңүче булып өлгергән. Ул сәләтен үстерү буенча эшли, яңа проектларда катнашуын дәвам итә. Мәсәлән, хәзер ул «Авыл белән җырлыйбыз» район конкурсында катнашып, икенче турга узган.
Чингис Бикинәевка 28 яшь, ул Төмән районы, Явызбы авылыннан. 2016 елда «Беренче себер татар рэперы» һәм «Төмән FM» беренче себер татар радитапшыруын булдыручы» дип танылды. Шулай ук ул беренче булып берничә кинофильмны себер татар теленә тәрҗемә итүче һәм тавышландыручы да. Аның юмористик пародияләре һәм себер татар телендәге «Типичный себер татарлар» рубрикасы күпләргә ошый. Себер татар телендә бик күп медиа-материал яздырды: 150дән артык радио-тапшыру, төрле аудио-җыентыклар, аранжировкалар, әлбәттә, үзенең соло альбомнарын. Ә хәзерге көндә себер татар телендә, тамак җырлау элементлары белән этник рэп-альбом өстендә эшли.Себер татарларының телен һәм мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен Чингис Төмән өлкәсе хакимиятеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Төмән кызы Арина Батталовага 25 яшь, Россия социаль фондында эшли. Заман белән бергә атлаучы кыз шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә, җырлый, бии, конкурсларда катнаша. Татар теленә мәхәббәтне аңа яраткан бабасы белән дәү әнисе уятканнар.
Тубыл шәһәреннән килгән Зөфәр Корманов - татар яшьләренең күренекле вәкиле, ул татар мәдәниятен саклап кына калмый, аны тирә-юньдәгеләр белән дә актив уртаклаша. Туризм һәм педагогика өлкәсендә белем алгач, Зөфәр «икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча укуын дәвам итә. Шул ук вакытта ул себер-татар мәдәнияте үзәгендә эшли, төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрне берләштерә торган чаралар оештыра һәм балаларга татар телен укыта.
Төмән шәһәрендә туып-үскән Карина Янбаева яхшы җырлый, бала чагыннан төрле бәйге-фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алып тора. Карина гарәп телендә укый, яза, Коръән аятьләрен яттан өйрәнә.
Билгеле булганча, бәйгеләрнең финалы 6 декабрьдә Төмән шәһәренең филармония залында узачак. Ә аңа хәтле финалистлар «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова белән Борки поселогында урнашкан балалар йортында кечкенә концерт - изгелек акциясе үткәрделәр.
Игътибарга сусаган балалар бүләкләргә, күчтәнәчләргә аеруча шатландылар. Балалар йортыннан финалистлар Ямбай авылына экскурсиягә юл тоттылар. Алар Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков мәчетендә булдылар. Биредә имам алар өчен ислам буенча лекция үткәрде. Бәйгеләргә әзерлек чорында «Себер йолдызы» конкурсының финалист кызлары Төмән шәһәренең «Гурман» кафесында чәк-чәк пешерү буенча махсус уздырылган мастер-класста катнаштылар. Пешекче Любовь Луцко кызларны чәк-чәк пешерү нечкәлекләре белән таныштырып, әлеге милли ризыкның пешерү тарихын да кызыклы итеп сөйләп үтте. Үзләре әзерләгән чәк-чәк белән кызлар рәхәтләнеп сыйландылар.
Хәзерге көндә конкурсантлар Төмән янындагы «Дружба-Ямал» лагерында иң актуаль темаларга онлайн лекцияләр, иң яхшы спикерлардан дәресләр тыңлап, күренекле шәхесләр белән очрашып, репетицияләр уздырып финалга әзерләнәләр. Яшьләребезгә уңышлар телик!
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: «Себер йолдызы» «Татар егете» финалистлары.