Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәрендәге иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы «Ак калфак» җитәкчесе Айсылу Юнысованы, аның эшчәнлеген белсәм дә, күптән түгел аның ярдәмчеләре белән оештырылган чарада катнашырга туры килде. Чара Аналар көненә багышланып, Кремль территориясендәге музейның татар бүләмәсендә үтте.
Чараның төп кунаклары – Тубыл шәһәрендә Карл Маркс урамында яшәүче татар җанлы Әлфинур һәм Рифхәт Тимербаевлар гаиләсе булды. Гаиләдә 4 яшьтән алып 27 яшькә кадәр унсигез бала тәрбияләнә икән. Аларның өчесе үз балалары булса, калганын балалар йортыннан тәрбияләргә алганнар. Әлфинур ханым чын мәгънәсендә бөек Ана икән. Катнашучы балалар матур, пөхтә итеп киенгәннәр, үзләрен бик тыйнак, тәртипле тоталар. Чарада шигырь сөйләп, күмәк уеннарда катнашып, бүләкләүләргә дә лаек булдылар. Тик кайберләре татар телендә сөйләшмиләр һәм аңлап та бетермиләр шикелле. 15 нче мәктәптә татар теле укытыла, өйрәнеп китәрләр дигән өмет бар.

Айсылу ханыма оештыручынлык сәләтен Ходай Тәгалә үзе биргән. Тышкы матурлыгы гына түгел, эчке дөньясы да бай аның. Кирәк икән – матур итеп сөйли, җырлый да. Чарада катнашучы һәр кешене җәлеп итә, катнаштыра. Мең рәхмәт үзенә, янында эшләүче ярдәмчеләре – Фәридә Локманова, Әминә Биктимирова, Камилә Хәкимова, Лилия Саликова, Тимур хәзрәт Ниязовка.
Чара ахырында «Ак калфак» оешмасы исеменнән барлык ярдәмче хатын-кызларны Аналар көне белән котлап, һәрберсе турында җылы сүзләр әйтеп Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Килгән кунаклар арасында мин һәм Заһидә, Сөнгать Бекениннар да балаларга җылы сүзләр әйтеп, татар һәм рус телләрендә аналарга багышланган шигырьләр дә сөйләдек.
Менә шулай Тубыл шәһәрендәге «Ак калфак» оешмабыз үзенең эшен киң җәелдереп, телне, динне, гореф-гадәтләрне саклау буенча хезмәт итә.
Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: Аналар бәйрәмендә.