Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Аслана волонтерлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев «Кулларыбыз җылысы» төркеме волонтерлары белән очрашты. Очрашу барышында катнашучылар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча тырышлыклары турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында Геннадий Чеботарев хәрәкәттә актив катнашучыларга хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүгә һәм волонтерлар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ялутор районының Аслана авылы волонтерлары - Миләүшә Яценович, Мөнирә Янабаева, Дания Рәхимова, Мәдинә Рәхимова, Майнур Бабшанова, Рузилә Каташева, Хәюм Яркәев, Мәүлидә Калиева, Роза Юртаева, Галия Садыкова һәм Гөлнәзирә Сәфәрова дә бар иделәр. «Кулларыбыз җылысы» төркеме җитәкчесе Миләүшә Яценович эшләре белән безне дә таныштырып китте.

48-25-25

48-22-25

«Кулларыбыз җылысы» волонтерлар төркеменең эшләвенә тиздән 4 ел була. Шуңа инде эшебез бер системага салынган. Бинага килеп керү белән исәнләшеп-күрешеп, шунда ук һәркем үз урынына барып утыра да, үз эшен башлый, беркемгә дә бернәрсәне аңлатырга кирәкми. Кайберләре спанбонд кисә, кемнәре камуфляж челтәрләрен үрү өчен станок янында торалар, кайберәүләр тегү машинасында эчке кием һәм балаклава, «Леший» костюмнары тегәләр. Ә күпләребез өйдә эшлиләр, бияләйләр, оекбашлар һ.б. әйберләр бәйлиләр. Безнең төркем девизы - «Алар анда - безнең өчен, ә монда без- алар өчен». Барыбыз да эшкә барган кебек йөрибез. Яңа килүчеләр безнең командага кушылалар һәм, әлбәттә, шунда ук эшкә керешәләр. Кыскасы, бездә эчке дөньялары белән гаҗәеп матур булган, вакытларын, көчләрен жәлләмичә, кайгыртуларын һәм мәхәббәтләрен бүләк итәргә әзер булган кешеләрдән тора.

48-23-25

Һәм алар моның өчен бернәрсә дә сорамыйлар. Мин аларның һәрберсенә сокланам һәм горурланам!» - дип сөйләде.

Форсаттан файдаланып, 4 ай элек, Кавкарей Чичбакова җитәкчелегендә оештырылган «Кайгыртучан йөрәкләр» төркеменең берничә волонтер-активисты белән таныштырып китәсем килә, - дип әңгәмәгә кушыла Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев. - «Солдатка җылылык бүләк ит» тегү хәрәкәтен башлап җибәрүче авылдашым Рузилә Мирхәлилова, үзенең хезмәттәшләре белән бу бөек эшкә зур өлеш кертә. Аның эше бик тыгыз. «Косточка» мендәрләрен тегәргә һәм аларны гуманитар йөк белән җибәрүгә әзерләргә дә вакыт кирәк. Эшләгәндә оста сәгатькә карамый, аның эш көне төнгә кадәр сузыла, шулай итеп көннән-көн әзер әйберләр өеме арта бара. «Солдатка - икмәк!» кампаниясен башлап җибәрүче Рәмзия Мулюкова турында әйтмичә һич тә ярамый. Ул әнисе белән махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен өйдә сохарилар әзерли башладылар. Ул көчен һәм вакытын кызганмыйча, ял көннәрендә солдатларның тәмле өйдә ясалган сохари белән чәй эчүләрен тәэмин итү өчен тырыша. Билгеле, икмәк анда барып җитмәс иде, ә сохари ул күгәрми, бозылмый да. Волонтерлар күп итеп сохари киптерәләр, бу кыр шартларында яшәүче солдатлар өчен зур ярдәм. Продукциягә фронтта ихтыяҗ зур, безнең солдатлар аларны һәрвакыт көтеп алалар. «Солдатка - икмәк» кампаниясен оештыручылар сохариларны пластик савытларга төреп, аларга: «Аслана авылындагы «Кайгыртучан йөрәкләр» волонтерларыннан мәхәббәт, җылылык һәм кайгырту белән саклаучыларыбызга сохари» дип язалар. Шулай ук «Фронт өчен пешерү» татлы кампаниясен башлап җибәрүчеләр, «Кайгыртучан йөрәкләр» волонтерлар клубы активистлары Лилия Хәбибуллинаның кулинария остаханәсендә тырышып эшлиләр. Аслана пешекчеләре тарафыннан оста итеп әзерләнгән һәм татарларның кунакларны җылы каршы алу символы булган чәк-чәкне алгы сызыктагы егетләребез бик яратып ашаячакларына бер дә шик юк. Волонтерларыбыз бөек Җиңү өчен бик зур эш башкаралар. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйләде.

48-24-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: волонтерлар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836