Январь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Ватанга хезмәт итү - зур хөрмәт» дип аталган егетләрне армия хезмәтенә тантаналы рәвештә озату чарасы Ялутор районының кечкенә авылларында традициягә әйләнгән. Бу көннәрдә Бумаер авылында яшәүче егет Имран Янбаев Россия кораллы көчләрендә хезмәт итәргә чакыру алгач, Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләре Ильяс Бакиев җитәкчелегендә булачак солдатны борынгыдан килгән җирле гореф-гадәтләре буенча озатырга, егеткә һәм аның әти-әнисенә истә калырлык бәйрәм оештырырга булдылар. Күчмә мәдәният комплексы артистларының килүләрен Янбаевлар гаиләсе зур әзерлек белән каршыладылар. Булачак солдат белән саубуллашырга туганнары, авылдашлары җыелышып килгәннәр иде. Чараны Ильяс Бакиев башлап, Имран Ришат улы белән таныштырып китте. Егет 9 сыйныфны тәмамлагач, Ялутор агротехнологик колледжына укырга керә. Әмма уку йортын ташлап, «Озон» компаниясенә эшләргә урнаша.
Бәйрәм атмосферасы тудырып мәдәни чаралар оештыручы Илчан Хөснетдинов дәртле җырлар башкарды. Ул җырлаганда кунаклар биеп тә алдылар. Аннары булачак Ватан сакчысының физик һәм рухи көчен, җитезлеген, белемен, тапкырлыгын тикшерделәр, ул төрле физик күнекмәләр ясап, сорауларга җавап бирде. Армиядә тапкырлык һәм юмор хисе дә бик мөһим, шуңа күрә аңа шаян, кызыклы биремнәрне дә үтәргә туры килде. Әнисе, ризык туган йортына гел тартып торсын дип, үзе пешергән ипи кисәген авызына каптырып, икенче яртысын сөлгегә төреп, шкафка алып куйды. Аннары изге теләкләрен теләп, Имранның муенына үз куллары белән теккән догалыкны кидерде. Хезмәттән кайткач, мич ягып, мунча керер өчен егеткә утын ярдырдылар. Кунакларны ике төркемгә бүлеп, «Аяк чолгау» һәм «Оекбашлар» командалары төрле армия ярышларында катнаштылар. Аннары Имран Ришат улы Россия кораллы көчләренә чакырылуы хөрмәтенә үзләренең йорт стенасына истәлек тактасын кадаклады һәм Россия байрагын элде. Булачак солдатка туганнары, килгән кунаклар киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Аларга кушылып Ильяс Бакиев та: «Ватаныбыз каршында булган бурычыңны намус белән үтәп, физик яктан ныгып, зур уңышларга ирешеп туган йортыңа, әти-әниең янына исән-сау әйләнеп кайтуыңны телибез», - диде ул.
Оештыручылар армиягә озатуны истә калырлык һәм җылы итеп үткәрделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.