Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Очты дөнья читлегеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

14 ноябрь көнне курсташыбыз, дустыбыз Сәвия Аширбаева-Хәбисова якты дөнья белән хушлашкан икән.

Чыгышы белән Сәвия Тубыл округы, Үләртеш авылыннан, бар аңлы тормышы Тубыл шәһәрендә үтә.

Әтисе - Таһир абый Аширбаев, әнисе Хәбибҗамал апа (Кызылбай авылы мулласының кызы) «Жданов» колхозында эшлиләр. Гаиләдә сигез бала үсәләр, иң олысы - Сәвия. Үзен таный башлаганнан бирле аңа җаваплылык белән яшәргә туры килә, чөнки ул гаиләдә баш бала. Әти-әнисе эштә вакытта, өйдәге хезмәт, кечкенә эне-сеңелләрен карау, аларны ашату, өйдә тәртип урнаштыру аның өстендә була.

Башта үз авылында башлангыч классларны, күрше Хуҗайлан авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Авылларыбыз чал Иртеш елгасының капма-каршы ярларында урнашканнар. Җилле-давыллы көннәрдә Иртеш елгасын кичү хәтәрле. Аның белән бергә укый башлаган авылдашлары куркып, кайберләре укуны ташлыйлар. Сәвиянең укуга теләге зур була, ул җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлый.

Аннан соң Тубылның 15 нче татар мәктәбендә урта белем алып, Тубыл пединститутының рус-татар бүлегенә укырга керә.

Безнең күңелләрдә Сәвия тыйнак, гади, сабыр, түзем студент булып уелып калган. Кулына диплом алгач, институт юлламасы белән ул Вагай районына эшкә җибәрелә. Карагай, Аксурка мәктәпләрендә укытучы, завуч вазифасын да үти. Яшь укытучы кыз эшләгән коллективта да хөрмәт яулый, балалар психологиясен оста белә, алар белән тиз генә уртак тел таба, ата-аналар белән киңәшеп эшли. Фидакарь хезмәте өчен мәктәп җитәкчеләре тарафыннан төрле Мактау грамоталары, социалистик ярыш алдынгысы һәм башка билгеләр белән бүләкләнә.

Авыл егете Мөнир Хабисовны очратып кавышалар. Озак та үтми, гаилә Тубыл шәһәренә күченә.

Тубылда Сәвия башта төрле җирдә эшли. Китап кибетендә сатучы була, ләкин бу эшкә күңеле ятмый аның. Яшәү шартларын яхшырту өчен ул төзелеш конторасына бухгалтер булып эшкә урнаша. Ниһаять, биредә аның хыялы тормышка аша – фатир бирәләр.

Гаиләдә туган 3 ир балага тиешле тәрбиясен, югары белемен дә алырга булышып, олы тормыш юлына озаталар. Хәзерге көндә Сәвия 3 улының, 3 килененең яраткан әниләре, 5 оныгының, 4 нәбәрәсенең сөекле әбисе иде.

Җәмәгате Мөнире дөньядан иртәрәк китеп барды. Сәвия соңгы елларда берүзе яшәде. Уллары үзләренә күчерергә теләделәр, ләкин ул күнмәде.

Кешелекле, киң, шат күңелле Сәвиянең фатир ишекләре туганнары, дуслары өчен гел ачык булды. Соңгы вакытларда телефон аша гына аралаштык. 3-4 көн элек сөйләшеп алдык, тавышы да көр иде, үлем турында уйга да кермәде, сәламәтлек теләп саубуллаштык. Күрәсең, Аллаһыбыз тарафыннан бирелгән китү көне җиткәндер. Бу очракта барыбыз да хәлсез.

Сәвиябезнең урыны оҗмахта гына, яткан җире йомшак, якты, нурлы, кояшлы булсын. Барчабызга да риза булып ятсын иде. Бала-оныкларының, туганнарының, дус-ишләренең кайгыларын уртаклашып кусташлары: Төмәннән – Сәлия Нагибина, Хуҗайланнан – Хәмитә Речебакиева, Мәскәүдән – Сәвиянең җәмәгате Мөнир Хабисовның туганы Зәйнулла Бахметов.

Хәмитә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл округы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836