Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

«Яшь буын» яшьләре дә диктант яздылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Илкүләм игълан ителгән «Татарча диктант» акциясенә «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы яшьләре дә актив кушылдылар. Оешма җитәкчесе Фәрид Корманов, диктант яза торган көнгә туры китереп, ата-аналар җыелышы уздырды. Җыелышның төп максаты -  яшьләрнең әти-әниләре белән якыннан танышу, аларга оешманың төп максатлары, бурычлары, балаларының нинди эшләр башкарганнары турында сөйләү һәм үзара фикер алышу иде. Җыелыштан соң яшьләр әниләре белән бер өстәлгә утырып татар телендә диктант яздылар.

Әлеге чараның максатын, үткәрелү тәртибен аңлатып Фәрид Зәки улы: - Татарча диктант язу акциясен татар телебезгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, аны популярлаштыру, телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татарлыгыбызны саклап калу максаты белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТР яшьләр эшләре  министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыралар. Белгәнебезчә, быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана. Шул сәбәпле, 3 текстның икесе - Татарстан, Башкортостан Республикалары һәм чит илләрдә Каюм Насыйри иҗатыннан өзек алына. Ә Россия Федерациясе төбәкләре өчен Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» юлъязмаларыннан 137 сүздән торган өзек тәкъдим ителгән. Диктантны язып алгач, һәркемнең эшен, официаль рәвештә исәпкә кертер өчен, «Телеграм» социаль челтәрендәге Бөтендөнья татар яшьләре форумы төркемендәге сылтамалар буенча теркәтәчәкбез, - дип, сүзне диктант яздыручы - Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишинада тел белеме алган Алсу Әбдрахмановага тапшырды. Ул диктант язучыларны текстның эчтәлеге белән таныштырып, сәнгатьле итеп укып чыкты, аңлашылмаган сүзләрне рус теленә тәрҗемә итеп, дөрес язылышын аңлатты. Диктант язганнан соң, Алсу Әбдрахманова эшләрне тикшерде. Ә яшьләр әниләре белән чәй эчеп, аралашып, җырлашып утырдылар. Нәтиҗәләр билгеләнгәч, Фәрид Зәки улы һәр катнашучыга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Һәм әниләр арасында иң югары билгегә язган, Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбендә татар теле укытучысы Банисә Ниязовада төпле белем алган Диләрә Гайсинаны һәм яшьләрдән - Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең абруйлы туган тел укытучысы Гүзәлия Муллачанованың укучысы Элина Шарикинаны билгеләп үтте. Шулай ук ул мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укымаган яшьләрнең дә бик тырышып, кызыксынып диктант язуларына сөенеп, аларны мактады һәм акциядә катнашулары өчен һәркемгә рәхмәт белдерде. Чара җанлы, дустанә рухта узды.

48-7-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836