Главная

«Мәдәниятләр диалогы»: бердәмлек һәм туган тел

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәндә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы узды.

Төмән шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында бәйге Төмән өлкәсенең дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институты (ТОГИРРО) оештырган «Мәдәниятләр диалогы — Россия халыклары бердәмлеге» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде. Чараның төп максаты — туган телләрне һәм туган әдәбиятны, төбәк халыкларының мәдәни традицияләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклау. Конференциядә Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәктәпләре укытучылары, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Этнокультура компоненты белән эшләүче 52 нче мәктәп педагоглары һәм укучылары да актив роль уйнады. Бәйгедә Вагай, Тубыл, Төмән, Яркәү округлары муниципаль этапларында сайлап алынган биш татар теле һәм әдәбияты укытучысы көч сынашты.

Бәйге нәтиҗәләре

Катнашучыларның эшен мәртәбәле жюри бәяләде. Бәйгенең жюри рәисе — Төмән шәһәренең мәгълүмати-методик үзәге директоры урынбасары Зөһрә Исхакова. Шулай ук жюри составында филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры, тюркология үзәге җитәкчесе Хәнисә Алишина; Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова; Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, халык мәгарифе отличнигы Рузилә Исмәгыйлева; «Ел директоры — 2024» конкурсы төбәк этабы җиңүчесе, 52 нче мәктәп директоры Алевтина Манкаева; филология фәннәре кандидаты, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, 52 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Халидә Кирамова һәм Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина эшләде.

Конкурста катнашучы төбәк укытучылары заманча технологик алымнар кулланып, туган телдә камил сөйләшеп, ачык дәресләр күрсәттеләр, мастер-классларда үз һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр.

48-7-26

Бәйгенең җиңүчесе — «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү балалар үзәге педагогы, 52 нче мәктәп укытучысы (Төмән) Наисә Гайнельянова. Жюри әгъзалары аны «Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы» исемен йөртергә лаек дип тапты.

Икенче урынга - Эльмира Садыйкова (Талымхан урта мәктәбе, Төмән округы), Роза Ишкулова (Лаемтамак урта мәктәбе, Тубыл округы); өченче урынга Ләйлә Абдразакова (Яңа Кәешкүл урта мәктәбе, Яркәү округы), Алсу Әхмәтчанова (Юрмы урта мәктәбе, Вагай округы) ирештеләр.

48-75-26

Жюри әгъзасы Гүзәлия Муллачанова катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде, мастер-классларны һәм «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» форматындагы дәресләрне аерым билгеләп үтте:

— Бу ел методик ярдәм күрсәтү һәм хезмәттәшлек итү максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина җитәкчелегендә зур делегация килүе бик куанычлы. Жюри әгъзасы буларак, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтәсем килә. Педагогларның методик табышлары һәм традицион алымнарны заманча белем бирү технологияләре белән оста үреп алып барулары аеруча тәэсир итте. Бәйге дәресләрендә уку бурычын куюдан алып рефлексиягә кадәр төгәл логика күзәтелде. Мотивация белән эшләүгә аерым тукталам: укытучылар төбәк тарихына һәм этномәдәнияткә кагылышлы материалларны актив кулланды, бу исә туган телне өйрәнүне балалар өчен шәхси яктан әһәмиятле итә. Бәйге — тәҗрибә уртаклашу һәм методик эш өчен яңа идеяләр эзләү өчен менә дигән мәйданчык.

Бәйге каһарманы

48-71-26

Наисә Камил кызының бу җиңүе — күпьеллык фидакарь хезмәт һәм үз һөнәренә тугрылык нәтиҗәсе. 26 еллык стажга ия булган югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы 1995 елда ук «Этнос» үзәген оештыру башында торган. Үз эшендә ул заманча белем бирү технологияләрен, себер татарларының этнографик мирасын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү белән оста үреп бара, һәр дәресне җанлы әңгәмәгә әйләндерә.

Уңышка башка һөнәри бәйгеләрдә тупланган тәҗрибә дә ныклы нигез булган. Быел Наисә Гайнельянова төбәкнең этномәдәни мирасын саклау номинациясендә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының өлкә этабында «Этнос» үзәген лаеклы тәкъдим иткән, дүрт көнлек ачык дәресләр һәм катлаулы педагогик сынаулар марафонын уңышлы узган.

Хәзер Наисә Камил кызын тагын да җаваплырак бурыч көтә: киләсе елның язында ул «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының Бөтенроссия этабында Төмән өлкәсе данын яклаячак.

Фән һәм гамәлилек

Конференция программасында глобаль үзгәрешләр чорында тәрбия стратегиясе, төбәк тарихы һәм әдәбияты, балаларны күпмилләтле мохиткә яраклаштыруның нәтиҗәле тәҗрибәләре кебек темалар урын алды. «Татар теле призмасы аша мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дискуссия мәйданчыгы эше аерым аудиториядә узды.

Сәламләү сүзе белән Гөлия Мусина һәм Алевтина Манкаева чыгыш ясады. Чараны тарих фәннәре кандидаты, Төмән өлкәсенең дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Юлия Белявская алып барды.

48-72-26

Укучылар һәм кунаклар түбәндәге докладларны тыңлады:

- «Академик Диләрә Тумашеваның педагогик мирасы һәм аның заманча мәктәп өчен әһәмияте (галимәнең тууына 100 ел тулу уңаеннан)» — Хәнисә Алишина;

- «Тубыл губернасының мөселман метрика кенәгәләре лингвистик һәм этномәдәни ресурс буларак» — филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты филиалы — Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының филологик белем бирү кафедрасы мөдире Гүзәл Фәйзуллина;

- «Татар теле дәресләрендә коммуникация һәм тәрбияви аспектлар» — Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рәмилә Сәгъдиева;

- «Күптөрлелектә бердәмлек: этномәдәни белем бирүнең җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне һәм милләтара татулыкны ныгытудагы роле» — Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбе директоры Әлфия Петухова;

- «Балаларны туган телгә нәтиҗәле өйрәтү өчен тел мохите тудыру» — Казан шәһәренең «95 нче табигый-фәнни лицей» директоры Гөлгенә Баһавиева.

48-76-26

Казанның 11 нче күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина «Туган тел дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыруда мультисенсор якын килү» дигән методик остаханә үткәрде. Чара укытучылар күңеленә бик хуш килде, аларның эшендә зур ярдәм булды.

Резидә Курамшина Татарстан Республикасы күләмендәге «Ел укытучысы-2026» бәйгесендә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылган, Россия күләмендәге V нче «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесенең «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» номинациясендә җиңү яулаган.

Нәкъ менә тәҗрибә уртаклашу һәм яңа педагогик идеяләр мондый очрашуларны чын-чынлап файдалы һәм кыйммәтле итә.

Бүләкләр

48-74-26

Әлфия Петухованың этномәдәни белем бирүне үстерүгә керткән өлеше югары бәяләнде: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән ул «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук Халидә Кирамова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесенә лаек булды. Алевтина Манкаевага «Төмән өлкәсендә татар телен саклау һәм үстерүгә керткән өлеш өчен» Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитетының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Төп нәтиҗә — килешү

48-73-26

Конференция эшенең мөһим нәтиҗәсе — Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе белән Казан шәһәре Совет районының «95 нче табигый-фәнни лицее» арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую. Документны Әлфия Петухова һәм Гөлгенә Баһавиева имзаладылар. Бу — яңа уртак проектларга һәм белем бирү киңлеген киңәйтүгә таба мөһим адым.

— Мондый чаралар — белемнәр белән уртаклашу мәйданчыгы гына түгел, ә туган телләрне саклауга һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән реаль өлеш тә, — дип билгеләп үтте Әлфия Әхтәм кызы.

Жюри сүзе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Гөлия Мусина Төмән педагогларының әзерлек дәрәҗәсенә югары бәя бирде: «Бүген без жюри составында эшләдек. Заманча белем бирү технологияләрен үзләштергән укытучыларыбызның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтәсем килә. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме — аларда үз эшләрен яратып һәм тугрылык белән башкарулары. Әлеге бәйге җиңүчеләрен без Казанда көтәбез. Анда ике зур һөнәри Бөтенроссия конкурсы узачак: «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» һәм «Туган тел» мастер-класс бәйгесе», — дип билгеләп үтте.

Конкурс кысаларында кунаклар этномәдәни юнәлештә эшләүче алдынгы уку йортлары тәҗрибәсе белән дә танышты. Аерым алганда, делегация Төмәннең «Этнос» белем бирү үзәгендә, Төмән округының Талымхан мәктәбендә булды.

«Без шулай ук «Этнос» белем бирү үзәгендә булдык — ул дискуссия мәйданчыгы, белем бирү эчтәлегендә социомәдәни компоненты булган оешмабыз һәм туган татар телен укытучы педагогларыбыз өчен чын терәк булып тора. Безнең өчен анда туган телне өйрәнү эшенең ничек оештырылуын күрү мөһим иде. Биредә туган телгә булган мәхәббәтнең нәкъ менә шундый — тере һәм ихлас булуын күзәтү аеруча күңелле», — дип уртаклашты ул.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый очрашулар һәм бәйгеләр төбәкара хезмәттәшлекне ныгыта, ә иң яхшы педагогларга Бөтенроссия дәрәҗәсендә үз тәҗрибәләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Нәтиҗә

48-77-26

«Мәдәниятләр диалогы» — гадәти чара гына түгел. Бу — туган телне, халыклар арасындагы җылылыкны һәм мәдәни күптөрлелекне саклау юлы. Төбәкнең мәдәни тормышында мондый чаралар зур әһәмияткә ия: дуслык һәм бер-береңә хөрмәт беркайчан да кыйммәтен югалтмый. Бу исә үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүдә зур роль уйный.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Рәсемнәрдә: җиңүчеләр; конференциядән күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума