«Түбән Тәүде округының уңган хатын-кызлары» татар хатын-кызлар клубының остабикәләре – Зилә Чамалетдинова һәм Зөһрә Айтбаева «Саз» ансамбле әгъзалары өчен кул белән чигелгән искиткеч матур милли алъяпкычлар әзерләделәр.
Аларның гаҗәеп таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм вак-төякләренә кадәр уйланылган нәфис кул эше өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Осталыклары мәдәни гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итә, ә хәзер коллективның чыгышлары тагын да яктырак һәм милли колоритка баерак булачак.

Алтын кулларыгыз, ихласлыгыгыз һәм иҗатны хуплавыгыз өчен рәхмәт!
Лилия НИГЪМӘТУЛЛИНА, Түбән Тәүде округы, Тарман авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: остабикәләр.