Главная

Рөстәм Тимербаев – дөнья чемпионы!

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор округының тагын бер горурлыгы - якташыбыз Рөстәм Сәүрәт улы Карачай-Черкесиядә узган гер триатлоны буенча дөнья күләмендәге ярышларда ике алтын медаль яулады. Иң сокландыргычы шул: спортчыбызга диңгез өслегеннән 3300 метр биеклектә чыгыш ясарга туры килгән. Бу – һавада кислород ким булган шартларда чын батырлык күрсәтү дигән сүз. 70–74 яшьлекләр категориясендә ул ике дисциплинада да җиңүче булды: герне күтәрүдә - 65, ә сикертеп күтәрүдә 41 тапкыр күтәреп, югары нәтиҗә күрсәтте.

Тагын бер зур шатлыклы хәбәр: Рөстәм Сәүрәт улы күпьеллык казанышлары өчен «Алтын йолдыз – спорт герое» ордены белән бүләкләнде. Ул спорт белән инде 50 ел дәвамында шөгыльләнә, ә бу ярышлар аның карьерасындагы бишенче Бөтендөнья уеннары һәм дөнья чемпионаты булды.

48-32-26

Гер спортыннан тыш, спортчыбыз тагын бер кыю шөгыль белән мавыга – ул 10 елдан артык кышкы салкын суда йөзә (моржевание). Бервакыт ул бәкедә биленә кадәр су эчендә торып, гер күтәргән.

Хәзерге вакытта якташыбыз өч төрле ярыш буенча дөнья чемпионатына әзерләнә.

Якташыбыз белән горурланабыз!

Ялутор округы администрациясе хәбәрләреннән.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума