Главная

Сафка кайткан батыр

последние и лучшие новости искусства в мире

Радик Айтняков — батырлык һәм ныклык үрнәге. Ул Тубыл мәктәбен, шәһәрнең «Сибиряк» спорт клубын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, анда кул сугышы буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән. А.И. Прошляков исемендәге Төмән хәрби-инженерлык команда училищесын (ТВВИКУ) тәмамлаганнан соң, махсус хәрби операция зонасына рота командиры вазифасына җибәрелгән.

2024 елның 31 октябрендә хәрби биремне үтәгән вакытта Радик Юрис улы авыр яралана, мина-шартлаткычтан алган ярасы нәтиҗәсендә аягын ампутациялиләр. Шуңа карамастан, ул озак һәм катлаулы тернәкләндерү юлын уза, протезга баса һәм үз хәрби частена хезмәткә кайтырга карар кыла. Бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләр ветераны шәхси составны укыту буенча инструктор булып эшчәнлеген дәвам итә, яшь курсантларга үз тәҗрибәсен тапшыра.

48-31-26

Сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Радик Айтняков дәүләт бүләкләренә лаек була: «Суворов», «Батырлык өчен», «Авдеевканы азат иткән өчен», «МХОдә катнашучы», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре. Бүгенге көндә Радик спорт ярышларында катнаша. «Улыбыз махсус хәрби операция башланганчы Владимир өлкәсендә хезмәт иткән иде. 2022 елдан 2024 елга кадәр ул сугыш кырларында булды. Авыр яраланганнан соң озак госпитальдә дәваланды. Бүген улыбыз үзе укыган ТВВИКУда укытканына без шатланабыз. Радик кече вакытыннан илебез патриоты булды. Хәзер ул курсантлар белән тәҗрибә уртаклаша. Моннан тыш, җитәкчеләре МХО ветераны, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин спорт фондын оештыра. Төмән өлкәсен яклаучы спортчылар командасын җыеп төрле шәһәрләрдә турнирларда катнашалар, матчлар үткәрәләр. Әлегә волейбол җыелма командасы составында безнең улыбыз да уйный. Сынаулар булса да, алар югалып калмадылар», — дип уртаклашты әнисе Эльмира ханым.

Тубыл шәһәрендә Радик Юрис улы яшәгән йорт диварында «Герой йолдызы» куелган. Бу Радик Айтняков кебек кешеләргә хөрмәт билгесе. МХО батырлары үз үрнәкләре белән рухи көч теләсә нинди шартлардан да өстенрәк икәнлеген дәлиллиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума