Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Төмән өлкә Думасы депутатларына юллама белән чыгыш ясады. Аның кайбер әһәмиятле өлешләре турында язып үтәрбез.
Төбәк бюджеты социаль юнәлешле булып кала. 2025 елда өлкә казнасыннан 158 млрд сум социаль өлкәгә юнәлдереләчәк. Мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният объектлары төзелеше дәвам итәчәк.
Эшлекле активлыкка ярдәм итү чараларының бөтен комплексы - салым һәм башка чаралар саклана. Аларның нәтиҗәлелеге вакыт белән тикшерелгән. Стратегик инвестиция проектларына – булачак университетара кампуска һәм ДСК 500 сәнәгать технопаркына аерым игътибар бирелә.
Шулай ук актуаль мәсьәлә – миграция сәясәте. Намуслы кешеләр тыныч яшәргә һәм эшләргә тиеш, ә җинаятьчеләр оператив рәвештә хокук саклау органнары тарафыннан эзәрлекләнергә тиеш.
«Төп ориентир - автономияле округлар белән яхшы күршелек мөнәсәбәтләре. Югра һәм Ямал белән бергә безнең төбәкләрдә яшәүчеләр файдасына эшләүне дәвам итәчәкбез. Төп юнәлеш – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләргә кирәк.
2025 ел Төмән өлкәсендә Геройлар елы булачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында безгә Ватаныбызны саклаган һәм бүген аның азатлыгын, иминлеген яклаган, нык тыл, тотрыклы икътисад һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин иткән һәркемнең батырлыгын һәм каһарманлыгын белү һәм истә тоту аеруча мөһим. Барыгызны да регионда чаралар һәм акцияләр планлаштырганда һәм уздырганда моны исәпкә алуыгызны сорыйм», - диде Александр Моор юлламасында.
Губернатор төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә якынча нәтиҗәләр ясады: тулаем төбәк продукты артуын дәвам итә, Төмән аграрийлары төбәкнең ашлыкка ихтыяҗын тәэмин иттеләр, Төмән өлкәсе торак төзелешендә лидерлыкны саклап калды - 10 айда үсеш узган елның шул ук чорына карата 9,5% тәшкил итте, Төмәндә Мельникайте һәм Дружба урамнары киселешендә төбәктә беренче өч дәрәҗәле чишелешне файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Төмән өлкәсендә газлаштыру программасын гамәлгә ашыру 2025 елда дәвам итәчәк. Челтәрләр Ишим, Бердюжье, Исәт, Казанский һәм Тубыл районнары авылларында, шулай ук Голышманово һәм Заводоуковск торак пунктларында үткәреләчәк. 2028 елга кадәр газ 34 000 нән артык йорт биләмәсенә һәм 95 СНТга киләчәк.
Язгы ташу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерелде.
2024 елның 10 ае эчендә төбәктә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны арткан, шулай ук үзмәшгуль гражданнар саны үсеш ягында.
Төмән өлкәсендә 16 мәгариф, ял һәм спорт объекты төзелеш стадиясендә. 2024 елда төбәктә агач мәктәпләрне алмаштыру программасы кысаларында Тубыл һәм Вагай районнарында 2 мәктәп сафка бастырыла. Әлеге программа буенча 6 объект төзелеш стадиясендә, тагын 3сен төзүгә контрактлар әзер.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.