Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Мәдәниятләр диалогы» конференциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

Ноябрь ахырында, гадәттәгечә, укытучылар «Мәдәниятләр диалогы» фәнни-гамәли конференциясенә җыелдылар. Конференциянең пленар утырышы Төмән шәһәренең 30 нчы мәктәбендә башланды.

- Конференцияне скрипкада уйнаучы сәләтле балалар ачты. Аннары Мәскәүдән килгән сүзлекләр өстендә эшли торган галим Станислав Иванов чыгыш ясады. Яңа сүзләрне аңлатмалы сүзлекләргә кертү турында сөйләде. Аннан соң Вера Сальникова бүген рус телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә тукталып үтте. Иң кызыгы – Төмән шәһәренең 70 нче мәктәбе директоры, халык укытучысы Л.Н.Русакова үзәге җитәкчесе Лидия Русакованың чыгышы булды дип исәплим. Туган тел аша тәрбия мәсьәләләрен кузгатты. Екатеринбургтан килгән язучы Леонид Быков әдәбиятның бүгенге көндә торышы турында чыгыш ясады. Алевтина Манкаева 52 нче этномәдәни мәктәпнең эшчәнлеге белән таныштырды, - дип фикерләре белән уртаклашты Вагай районының Тугыз урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Ибукова.

49-41

Кырынкүлдәге этномәдәни мәктәп 1992 елда булдырылган, иске бинада ул вакытта татар милләтендәге 100ләп бала укыган. Милли-мәдәни автономиянең төп максаты – татар телен укытуны саклау була. Микрорайон үскән саен, балалар саны да арта. Зур мәктәп төзелә. 2020 елда ул балаларны кабул итә. Хәзер анда 13 милләт вәкиле - ике мең тирәсе укучы белем ала. Аның 51%ы – рус милләтеннән, 48%ы татарлар. Татар теле фән буларак укытыла.

Пленар утырыштан соң катнашучылар 3 секциягә таралдылар. Без 52 нче мәктәпкә юл алдык. Анда теләүчеләр өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрелде. Аннары эчтәлекле докладлар тыңладык.

Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалы – Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институты профессоры, себер татарларының лингвомәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәйзуллина башкарган зур күләмле, әһәмиятле эшләре белән таныштырды. Алар турында без газета битләрендә даими язып торабыз. Тагын да 40 нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Галунчикованың укучылар, аларның гаиләләре белән «Гаиләгә хат» проекты аша элемтә булдыруы кызыклы тоелды. Алар бергәләшеп әдәбият укый, биремнәр чишә, аралаша башлаганнар. 52 нче мәктәп укытучылары Елена Ибраһимова, Алена Әхмәдьянова, Ольга Кадырова укыту, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, күп конкурсларда җиңү яулаган Халидә Кирамова бәйгеләрдә катнашуның педагог эшчәнлегенә зур йогынты ясавын ассызыклады.

Башлангыч класс укучылары милли киемнәрдә аларның һәр элементы турында сөйләп бирделәр, биеделәр, җырладылар.

Бу секциянең кульминацион өлеше – «Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә катнашучыларны тәбрикләү булгандыр. 3 нче урын алганлыкка дипломны Вагай районының Икенче Вагай мәктәбе укытучысы Нэлли Алеева кабул итте. 2 нче урын Тубыл районының Хуҗайлан башлангыч мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимкановага бирелде. 1 нче урынга Аромаш районы, Көсәйкүл мәктәбе укытучысы Гүзәл Тимеркәева һәм Төмән районының Индрәй мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлева лаек дип табылды. Киләсе елга төбәкара бәйгеләрдә Төмән өлкәсе данын алар яклаячаклар.
Бәйгенең жюри әгъзаларына да Мактау грамоталары тапшырылды.

Чараның бизәге булган мәктәп укучылары әзерләгән концерт авыр көннән соң арган күңелләргә ял бирде.

Конференция кысаларында тәрҗемәләр буенча да ярыш оештырылган. Анда татар теле буенча укучылар прозада үзләрен сынап караганнар. Вагай районының Тугыз, Икенче Вагай мәктәпләре, Тубыл районының Лаемтамак мәктәбе, Төмән районының Муллаш, Ямбай мәктәпләре укучылары призлы урыннар алганнар.

Укытучылар һәм укучылар арасында да үсешкә этәргеч биргән, төбәкара бәйгеләрдә үзләрен сынап карау мөмкинлеге булдырган әлеге матур конкурс дәвам итсен, мөгаллимнәребез бергә очрашып тәҗрибә уртаклашсыннар дигән теләктә калыйк.

49-4

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: бәйгедән күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836