Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә 2023 елдан «Тубыл–Себергә ачкыч» дигән гомуми исем астында стендлар урнаштыру башланган иде. Стендларда «Чын-Тубыл» программасы буенча шәһәрдәге тарихи объектлар турында мәгълүмат бирелә. Шәһәрнең тукталыш комплексларында җирле истәлекле урыннар турында мәгълүмат белән лайт-бокслар да урнаштырылганнар. Аларның эчтәлеге даими рәвештә тулыландырыла, ә сурәтләр бер тукталыштан икенчесенә күчеп бара.
Шәһәрнең Пушкин урамында урнашкан, архитектура һәйкәле булып саналган Җәмигъ мәчете каршында шәһәр хакимияте, мәдәният һәм туризм департаменты белән киңәшләшеп «Тарихи Тубыл» темасына багышланган мәгълүмат тактасы куелды. Тактага мәгълүматны Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп музее җитәкчесе Равилә Кутумова әзерли. Монда мәчетнең тарихы, мәчетне төзүче сәүдәгәр-меценат Туктасын Сәфәр улының тормыш юлы, туган ягы, туган иле хакына эшләгән игелекле гамәлләре турында укып белергә була. Мәгълүмат фотосурәтләр белән баетылып бирелгән. Шәһәр халкы һәм туристлар өчен кызыклы, кирәкле, файдалы эшне шәһәр себер татарлары автономиясе башкара. Автономия рәисе Зәйтүнә Тычинских үзенең чыгышында бу темага мәгълүмат тактасын булдыру кирәклеге белән мөрәҗәгать иткән, Туктасын Әйтмөхәммәтовның туганнарыннан матди ярдәм җыйган оныкчыгы Гөлнара Рәхимчановага, техник яктан ярдәм күрсәткән автономия рәисе урынбасары Илтус Уразмәмәтовка, Мифтахулла Ташбулатовка, Василий Злобинга, Сергей Бервиновка, Александр Вьюшковка, Владимир Шелкоплясовка рәхмәтләрен белдерде. Мәгълүмат тактасын күрергә килүчеләрне, башкаручыларны мәчет хәзрәте Фәннүр Казыймов сәламләде, Коръәннән аятьләр укыды, теләкләрен юллады. Бүген мәчет эшләп торганы, изге эшләрнең дәвам ителүе, савабы мәчетне төзеттерүче рухына ирешәчәген аңлатты.
Шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә халыкка белем биргәннәре, аңлату эшләре алып барылганы турында әйтте. Төмән өлкә хакимияте 2011 нче елны 37 миллион бюджеттан матди ярдәм күрсәтеп, мәчеткә зур ремонт эшләнгәне турында сөйләде. Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты булып саналган бинада - Тубылның Җәмигъ мәчетенә тубыллылар намазга, дини бәйрәмнәргә киләләр. Мәчет ишекләре ачык. Куелган мәгълүмат тактасында мәчетнең тарихы, Туктасын Әйтмөхәммәтовның игелекле эшләре, тормыш юлы турында укырга була. Күпме еллар узса да, Туктасын Әйтмөхәммәтовны якташлары хәтерлиләр, изге догаларын аның рухына юллыйлар.
Римма УМИТБАЕВА.