Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Окоп шәмнәре ясауны яңарттык»

последние и лучшие новости искусства в мире

Газетабыз битләрендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләр турында даими язып торабыз. Бу юлы сүз окоп шәмнәре ясаучы тугызлылар турында барыр. Монда өлкәннәр генә түгел, бу изге эшкә балалар да үз өлешләрен кертәләр. Кышкы салкыннар үзләрен сиздерә башлау белән якташларыбыз тагын солдатларга җылынырга, ашарга пешерергә, су кайнатырга мөмкинлек бирүче җайланма әзерләргә керештеләр.

- Җәй буе без банкалар әзерләдек, берничә дистә җыйдык. Битараф булмаган авылдашларның финанс ярдәме белән парафин сатып алу өчен акча булдырдык, - дип эшләре турында язып җибәрде активистларның берсе Зөлхәйдә Сәйдуллина.

- 17 ноябрьдә гөрләтеп эшкә керештек - берәүләр катыргы кисте, икенчеләре аның белән калай савытларны тутырды, нәтиҗәдә - бер көн эчендә 634 данә окоп шәме әзерләдек. Алдагы көннәрдә парафинны ваклауга һәм эретеп тимер банкаларга салуга керештек. Тугыз урта мәктәбе укучылары әзер шәмнәрне бизәргә һәм төрергә булыштылар. Дәрестән соң һәм ял көннәрендә беренче чакыру буенча ярдәмгә килергә әзер укучыларны күрү бик шатлыклы.

Шушы көннәрдә парафинның икенче партиясен көтәбез һәм окоп шәмнәре ясауны дәвам итәбез.

Һәр шәм - безнең сакчыларыбыз өчен җылылык бирүче ул!

Узган елның февраленнән авыл китапханәче Гөлназ Хәбибуллина әлеге акциянең инициаторы булды. Монда маскировка челтәрләре дә үрәләр.

Хәзерге һәр яңа көн сынаулар китергәндә без эшкә яңа буынны җәлеп итүнең никадәр мөһим булуын күрәбез. Сугышчыларга челтәр үрүдә ярдәм итү даими шөгыльгә генә түгел, ә бердәмлек, көч һәм өмет символына да әверелде. Эш вакытында балалар патриотик җырлар җырлыйлар. Өлкәнрәкләр ихластан теләкләрен телиләр. Ярдәмчеләребез иртәнге 10нан төн уртасына кадәр эшлиләр.

Зөлхәйдә ханым теләүчеләрне үз яннарына чакыра. Эшнең җитәрлек булуын аңлата.

Шулкадәр уйлап табучан илебез халкы. Юк әйбердән файдалы шәмнәр ясау мөмкинлеген булдырган. Ә бит бу шәмнәр җилдә дә сүнми, чөнки катыргы шәм эчендә яна, исе дә, төтене дә чыкмый, сүндерсәң, тиз генә кабызып җибәреп була.

Бергәләшеп ут астында хезмәт итүчеләрнең тизрәк исән-сау кайтуларын теләп эш итәләр алар. Ә тыныч тормыштагылар кулларыннан килгән һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзер.

49-31

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: шәмнәр ясаучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836