Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәренең Д.Менделеев исемендәге педагогия институтында «Себердә бохаралылар» III нче халыкара фәнни симпозиум узды.
Симпозиумда катнашучыларны Тубыл педагогия институты директоры Надежда Еговцева, Төмән дәүләт университетының беренче проректоры Андрей Толстиков, Бохара дәүләт университетының халыкара хезмәттәшлек буенча проректоры Аброр Джураев (Үзбәкстан республикасы), Анкарадан (Төркия) күренекле сәяхәтче, публицист, педагог Габдрәшит Ибраһимовның оныгы Неслихан Аксой сәламләделәр.
Фәнни чара турында филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина: «Симпозиум Төмән һәм Бохара университетлары арасында имзаланган үзара аңлашу турындагы меморандум кысаларында үткәрелде. Бохара һәм Төмән төбәге күп еллар дәверендә тыгыз элемтәдә булалар. Себердәге бохаралы татарларның тарихи уртаклыгы бар. Бохаралыларның теле, мәдәнияте, милли ризыклары, гореф-гадәтләре, һөнәрләре Себердә яшәүче татарларның тарихына йогынты ясый. Ике илнең мәдәни элемтәләре өлкәсендә фәнни эзләнүләргә таянып, нәтиҗәләр ясап, фикер алышу, уртак фәнни проектларны гамәлгә ашыру максаты белән симпозиум оештырылды. Симпозиум онлайн һәм оффлайн форматта узды. Катнашучылар күп булды. Пленар утырышта тарих фәннәре докторы, Бохара дәүләт университеты профессоры Шодмон Вохидов «Үзәк Азиянең интеграцион киңлегендә Бохара һәм бохаралылар» темасы белән чыгыш ясады.
Бохара, Үзбәкстан Республикасы һәм Россиянең Көнбатыш Себер төбәге арасында күпкырлы элемтәләр турында фикер алышу традицион фәнни мәйданчыкка әверелде. Биредә Бохара, Ташкент, Анкара, Казан, Уфа, Төмән, Тубыл, Омск, Сургут шәһәрләреннән галимнәр катнаштылар. Чыгышларда Төркиядә күчеп килгән бохаралыларның чит телле һәм чит мәдәниятле мохиттә адаптация үтү шартларын, үзенчәлекләрен- ачыклауны күздә тоткан яңа бер юнәлеш өстәлде. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп директоры Әлфия Петухова, Прииртышский, Ябалак, Хуҗайлан башлангыч сыйныф мәктәбе мөдире Альбина Азисова, татар теле, әдәбияты укытучысы Тәнзилә Тимканова, ветеран укытучы Нәчифә Казыймова, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлнара Кәримова, Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова, укытучылар, өлкәбезнең танылган шагыйрәсе, туган теленә, туган иленә, гражданлык лирикасына багышлап иҗат иткән шигырьләре белән танылган Фәхриҗамал Утяшева тормыш иптәше Жәгъфәр абый белән катнаштылар, чыгыш ясаучылар күп булды. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр дә булдылар. Халыкара симпозиумда катнашучылар чараның актуальлеген, гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр, киләчәктә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр. Аброр Джураев Бохара дәүләт университетының 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Себердә бохаралылар» IV Халыкара фәнни симпозиумны чаралар программасына кертү тәкъдиме белән чыкты. Фәнни чараның программасы бай, эчтәлекле булды», - дип сөйләде.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: галимә Лилия Фәизова, Нәчифә Казыймова, Фәхриҗамал Утяшева, Гүзәл Фәйзуллина.