Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучылар династиясеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

Күп еллар элек Төмән районы, Талымхан мәктәбе директоры Суфия Садыйкова авыл мәктәбен тәмамлап, урта һәм югары уку йортларында белем алганнан соң, авылга укытучы булып кайткан кыз һәм егетләрне «доморощенные учителя» дип атый иде. 40 ел элек, 1984 нче елда, Талымхан сигезьеллык мәктәбенә 7 яшь укытучы эшләргә килә. Кайберләре үзләрен башка һөнәрдә сынап караган яшь укытучылар, җиң сызганып, изге эшкә керешәләр. Алар арасында Дания апа Бузаева (Речапова) да бар иде. Үз эшенә гашыйк булган хатын-кыз 40 ел буена гаиләсенең укытучылар династиясен дәвам итә.

Дания Әхмәтулла кызы ветераннар гаиләсендә алтынчы бала булып 1964 нче елның 1 августында дөньяга килә. Әтисе Әхмәтулла Сәгыйдулла улы данлы, күкрәк тулы орден-медальле сугышчы. Дошманны күргән, аны җиңгән, озын гомер кичергән авылдашыбыз, хезмәт ветераны да.

Әнисе Газилә Хәйретдин кызы – Ямбайдан, мәктәптә 40 ел буе балаларга белем биргән хезмәт һәм тыл ветераны, биш кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән, хөрмәткә лаек ана. Дания Әхмәтулла кызы әнисе юлыннан китеп, Тубыл педучилищесын тәмамлап, 1984 нче елда авылга эшләргә кайта. Менә инде ул дистәләгән еллар дәвамында күңел җылысын биреп, сабыйларны тәрбияли.

Бүгенге көндә Каскара мәктәбенең филиалы булган Талымхан мәктәбендә балалар бакчасы да бар. Монда Дания Әхмәтулла кызына элекке укучылары үзләренең оныкларын китерәләр. Тәрбияче апа зур теләк белән аларны да хәрефләр танырга, санарга өйрәтә. Тәҗрибәле апа тәрбияләгән егет-кызлар авылга күптән укытучылар, табиблар, инженер, механик, агроном, ветеринар, тракторчы, сатучы, төзүче булып кайтканнар, өлкәбезнең төрле почмакларында эшлиләр.

Дания Әхмәтулла кызы – күркәм хатын-кыз, йомшак күңелле ана, тырыш хуҗабикә. Үз тырышлыгы белән агачтан йорт салган, хайваннар карый, казлар да үстергән, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Дания апаның улы Илшат югары белемле, Төмән шәһәрендә эшли, әнисе кебек туган җанлы, ярдәмчел.

49-42

Рәйсә РӘХИМОВА,

Төмән районы, Талымхан авылы.
Рәсемдә: Дания Бузаева укучылары белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836