Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә «Яшьләр элитасы-2024» бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы рәвештә «Синтез» мәдәният йортының сәхнәсендә котладылар.
Быелгы бәйгедә патриотик юнәлештәге номинацияләр саны арткан. 18 номинациядә үткәрелгән бәйгедә катнашып җиңеп чыгучыларны шәһәр башлыгы Петр Вагин котлап, яшьләргә теләкләрен юллады.
Җиңүчеләр арасында милләттәшләребез дә шактый иде. «Ватанны саклаучы» номинациясендә җиңүче яшьләр арасында мактаулы каравылда катнашкан Айдар Гаитов, Эдуард Хәкимов бәйге бүләкләренә, истәлекле билгеләргә лаек булдылар.
«Бурычка тугрылык» номина-циясендә эксперт советы карары буенча ике җиңүче билгеләнде. Махсус хәрби операциядә өлешчә мобилизация буенча 2022 елдан катнашкан, мотоукчылар взводы укчысы Илшат Ниязов икенче дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Хәрби хәрәкәтләр ветераны», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләренә ия булган. 2022 нче елның сентябреннән махсус хәрби операциядә катнашучы Виталий Бронников гвардия лейтенанты, взвод командиры «Хәрби хәрәкәтләр ветераны», «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. «Яшьләр элитасы» бәйгесендә җиңү бүләкләренә лаеклы булган, үзләрен кызганмыйча, гомерләрен куркыныч астына куеп яу кырында батырлык, каһарманлык күрсәткән егетләребез белән горурланабыз!
«Ел укучысы» номина-циясендә 9 нчы мәктәп укучысы Артур Аптрахмановка җиңү бүләге бирелде. «Елның яшь эшкуары» номинациясендә Алсу Мөхәмәдъярова җиңүче дип табылдылар. Чын күңелдән җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алар белән горурланабыз!
Римма УМИТБАЕВА.