Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Бәйге җиңүчесе

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтендөнья татар конгрессы Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде. Чара Казандагы «Дворянское гнездо» ресторанында узды. Бәйрәмдә җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Чараны танылган журналист Гөлназ Шәйхи матур итеп алып барды.

Катнашучылар Татарстан, Башкортостан, Чуашстан республикалары шәһәрләреннән, Пермь краеннан, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән булды. Җиңүчеләр арасында Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укучысы Азалия Айдуллина да бар иде. Ул өченче урын дипломына һәм бәйгенең бүләгенә лаеклы булды. 9 нчы сыйныф укучысы Азалия бәйгегә үзенең яраткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова турында иҗади эш язган.

44-71-26

Азалия Айдуллина бүләкләү тантанасында катнаша алмады. Казаннан дипломны һәм бүләкләрне аңа алып килеп тапшырдык. Ул: «Шул кадәрле күп катнашучылар арасында минем эшем дә призлы урынга лаеклы булганына мин бик шатмын. Татар теленә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән укытучыбыз Банисә апа укучыларына үрнәк булып тора. Аның дәресләре дә кызыклы, нәтиҗәле, мавыктыргыч. Без аның һәр дәресенә бик теләп йөрибез. Татар теле, әдәбияты буенча төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Татар теленә, әдәбиятка кызыксыну уяткан, барлык уңышларыбызга бергә сөенә белгән укытучыма, бу бәйгене оештыручыларга, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтлемен», – диде ул.

Бәйгедә җиңүгә лаек булган Азалия Айдуллинаның гаиләсендә әти-әнисе, апа-сеңелләре дә татарча гына сөйләшәләр. Ул туган телен, татар теле һәм әдәбиятын да яхшы белгән укучы. Ел дәвамында башка бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулый. Азалия «Таң йолдызы», «Туган тел», «Дуслык такыясы» фестивальләрендә беренче урыннарга лаеклы була. Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциянең беренче турында җиңгән өчен диплом белән бүләкләнә. «Каләмле Себер» бәйгесендә катнашкан өчен, туган телебезгә булган мәхәббәте һәм иҗатка омтылышы өчен Рәхмәт хатына ирешә.

Укучыларында татар теле һәм әдәбиятына тирән мәхәббәт уяткан, аларга үрнәк булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә күп еллар эшли. Ул – 15 нче мәктәптә хөрмәткә лаеклы мөгаллимә. Тырышлыгы, укыткан фәнен чиксез яратканы белән танылган, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре», «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесе иясе, «Россиянең иң яхшы укытучылары» бәйгесе җиңүчесе Банисә Сөнгатулла кызы үз укучысы тарафыннан да танылуы, хөрмәткә лаек булуы өчен рәхмәтле.

Азалия Айдуллинаны 15 нче мәктәп җитәкчесе Әлфия Петухова, укытучылар коллективы, сыйныфташлары котлап, яңа уңышлар телиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836