Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең Чик сакчылары паркыннан махсус хәрби операция зонасына 46 нчы гуманитар конвой озатылды. Төмән өлкәсе халкы бу юлы иң зур ярдәм партиясе җыйган - 240 тоннадан артык йөк һәм сугышчан бурычларны үтәү өчен 50 автотранспорт. Бу юлы, якынлашып килүче салкыннарны күздә тотып, сугышчыларга җылы әйберләр, буржуйка мичләр, генераторлар, медикаментлар, төзелеш материаллары, инструментлар һәм маскировка челтәрләре җибәрелде.
Чараның тантаналы өлешендә өлкәнең төрле округларыннан килгән волонтерларга, матди ярдәм күрсәтүче якташларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында Ялутор округының Аслана авылында эшләп килүче «Кулларыбыз җылысы» волонтерлар төркеме җитәкчесе Миләүшә Яценович та бар иде. Ул «Россия волонтеры» медале белән бүләкләнде. Ә «Кулларыбыз җылысы» төркеме волонтерларына сугышчыларның Рәхмәт хаты тапшырылды. Анда: «12274 нче хәрби частьнең 2 нче мотоукчылар батальоны командованиесе һәм шәхси составы исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга вакытында һәм фидакарь ярдәм күрсәткән өчен сезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез», - дип язылган.

«Кулларыбыз җылысы» волонтерлары өчен бу бүләкләр мөһим һәм бик тә кадерле. Чөнки бу бүләкләр артында меңләгән сәгать йокысыз төннәр, йөзләгән чакрым юллар, исәпсез-хисапсыз посылкалар һәм «кирәк» дигән сүз тора. Шушы еллар эчендә «Кулларыбыз җылысы» төркеме битараф булмаган кешеләр берләшмәсе генә түгел, ә чын команда булып оешты. Инде 3 ел дәвамында аның йөрәге һәм моторы булып Миләүшә Октябрин кызы тора.
- Аның җитәкче булуы белән коллективка бәхет елмайды. Ул ярдәмгә мохтаҗларны кызганып тыңлап кына калмый, ә шунда ук ярдәм итү, проблеманы чишү эшенә керешә. Кешелеклелеге - һәркемне ишетә белү сәләтендә.
Ә принципиальлеге - «шулай да ярар» дип башкарылган эшкә беркайчан да риза булмауда. Әгәр бурыч куелган икән, ул ахыргача, иң соңгы детальгә кадәр хәл итмичә туктамый. Башка берәүнең эшли башлавын көтми, аклану эзләми һәм кыенлыклардан курыкмый. Гуманитар йөкне төрү һәм Ялутор яки Төмәнгә илтү өчен иртәнге биштә тора. Аның өчен «уңайсыз вакыт» һәм «яраксыз шартлар» юк. Ул сугышчы егетләребез өчен җанын бирергә дә әзер», - дип сөйлиләр якташлары аның турында. Һәм бу һич тә дежур мактау сүзләре түгел, ә эшенә карата төпле бәя. Сүз фронтка ярдәм итү турында барганда, аның өчен «Ял көне» сүзе, гомумән, бөтенләйгә юк.
Миләүшә Октябрин кызын сугышчылар үзләренчә, хәрбиләрчә «Фиалка» дип атыйлар. Мөгаен, шулай җылы һәм үз итеп мөрәҗәгать итүләре аның өчен иң кыйммәтле бүләк. Егетләрдән рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар алу да волонтерлар өчен зур шатлык. Соңгы хатта егетләр ярдәмчеләрен уңышлары белән котлап, шундый эчтәлекле хат язганнар.
«Кадерле Миләүшәбез!
Сезне «Россия волонтеры» медаленә ия булуыгыз белән котлыйбыз.
Бу бүләк кенә түгел, ә меңләгән кешенең рәхмәт сүзләре. Сез җиңел юллар эзләмисез, авырлыклардан курыкмыйсыз һәм эшне беркайчан да төгәлләнмичә калдырмыйсыз.
Сугышчылар исеменнән рәхмәт сезгә.
Сез безнең өчен - туган йортыбызның бер йотымы кебек. Без һәр посылка артында күпме көч һәм вакыт торганын беләбез. Сез ярдәм генә итмисез - безне көтүегезгә ышаныч хисе бирәсез. Һәм бу ышаныч безне авыр чакларда коткара, яшәргә, көрәшергә көч бирә. Шулай ук «Кулларыбыз җылысы» командасына аерым рәхмәт һәм Рәхмәт хаты белән котлыйбыз. Сез - безнең таянычыбыз», - дигәннәр.
Бу хат 3 меңгә якын чакрымнан егетләребез белән кул кысышуга тиң. Волонтерларга тапшырылган бүләкләр яңа игелекле эшләргә рухландырсын, команданы тагын да ныграк берләштерсен.
Рәүфә КАНГАЗИНА.