Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Көзге чакырылышта кертелгән үзгәрешләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Көзге чакырылыш - ул егетләрнең армиягә китү чоры. Чакырылышта сәламәтлеге буенча яраклы, кичектерергә хокукы булмаган яшьләрне армиягә алалар. Россиядә армия хезмәтенә көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза. РФсе Президенты Владимир Путинның 998 номерлы карары буенча быел көзге чакырылыш планы Россиядә 261 мең кеше тәшкил итәчәк. Яңа таләпләр буенча хәрби хезмәткә чакырылу яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, сроклы хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала — ул 12 ай. Шунысы да мөһим - сроклы хезмәткә алынучы егетләр махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хәрәкәтләргә җәлеп ителмиләр.

2026 елда кертелгән төп үзгәрешләрен барлаганда - медицина комиссияләре, психологик сайлап алу һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре утырышлары хәзер ел дәвамында  барачак, әмма хәрби хезмәткә озату көзге һәм язгы чорларга бәйле булып калачак. Ерак төньякның аерым районнарында яшәүчеләр өчен чакырылыш кампаниясе 1 ноябрьдән булачак, ә авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләүчеләр өчен — 15 октябрьдән башланды. Укытучылар өчен дә аерым шартлар бар. Укыту процессын өзмәс өчен, педагогик хезмәткәрләрне 1 майдан 15 июльгә кадәр хезмәткә җибәрәләр. Октябрьдән декабрьгә кадәр аларны армиягә алмыйлар.

Егетләребезгә чакыру кәгазе повесткалар реестрында яки «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетта урнаштырылганнан соң, автомат рәвештә тапшырылган дип саналачак. Чакыру алганнан соң, хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән очракта, егетләргә Россия Федерациясе чигеннән чыгу, автомобиль йөртү, шәхси эшмәкәрлекне теркәү, кредитлар рәсмиләштерү һәм күчемсез милек белән килешүләр төзү тыела. Документлар статусын көн тәртибенең рәсми реестры аша тикшерергә мөмкин. Әгәр Бердәм реестрда югары уку йортында уку яки гаилә хәле турында мәгълүматлар булса, кичектерүне хәрби комиссариатка шәхси визитсыз рәсмиләштерергә мөмкиннәр.

Быел көзге чакырылышның беренче көннәре Тубыл шәһәрендә яңа гына оештырылган курсантлар взводы төзелүе белән истә калачак. Бу взводка кергән булачак солдатлар «хәрби машина йөртүче» (С категориясе) хәрби-учет белгечлегенә укыячаклар. Курсантлар взводын Россия ДОСААФының Тубыл автомәктәбе башлыгы Мәхмүдюныс Кадыйров җаваплылыгына хәрби комиссар Юрий Золотарев һәм хәрби хезмәткә чакырылу бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе Марат Бакиев тапшырдылар. Алга таба Марат Бакиев  аларны укыту вакытында күзәтеп торачак.

Укырга теләүчеләр саны 50гә якын, аларның җидесе - Вагай округыннан, икесе - Уват, ә калганнары – Тубыл шәһәре һәм округыннан. Курсантларга биредә дәрес калдыру, соңга калулар, сүгенү сүзләрен әйтергә ярамаганын беренче көнне үк аңлаттылар. Шулай алар хәзердән үк армия дисциплинасына, тәртипкә өйрәнәләр һәм взводта булган кимчелекләр өчен барысы бергә җавап бирергә әзер булачаклар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836