Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Январь ахырында беренче тапкыр татарлар Төмән буйлап автобуста сәяхәткә җыелдылар. Гармун тавышына татар җырлары, матур күренешләр, истәлекле тукталышлар, Яңа ел кәефе, шәһәрнең төп чыршысы янында чәй эчү тәкъдим итте оештыручы.
Бу турыда җыелган олысын-кечесен татарча җырлатып, биеткән өлкәбезнең танылган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов сөйләде:
- Бик күңелле чара булды ул. Мине гармунда уйнарга чакырдылар. 40ка якын милләттәшебез төрле төбәкләрдән җыелганнар. Алар белән халык җырыннан башлап, бүгенге җырларга кадәр рәхәтләнеп җырлап чыктык. Шәһәрнең истәлекле урыннарында тукталышлар ясадык, оештыручы Вера Титова аларның тарихы турында сөйләде. Гашыйклар күперендә, Дзержинский урамында, цирк янында булдык, драмтеатр янында төп чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп җырладык. Кыш бабай һәм Кар кызы да бар иде. Тәмле чәй эчерделәр. Сәяхәтебез 3 сәгать дәвам итте.
Таныштык, аралаштык. Татарларны бергә җыя торган матур бәйрәм булды, - дип сүзен тәмамлады.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.