Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Авыл клубында ул көнне Төмән муниципаль районы хакимиятенең структур бүлекчәләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм халыкка хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләре белгечләренә күңелеңне борчыган сорауны бирергә була иде.
Аннары авыл җирлеге Думасы утырышы башланды, анда авыл җирлеге башлыгының 2024 елдагы эшчәнлек һәм хакимият эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабы тыңланды. Җитәкче авыл өчен актуаль мәсьәләләр арасында юллар салуга игътибарны күрсәтте. Җирле әһәмияттәге ике юл муниципаль милеккә рәсмиләштерелгән, Гафиятуллин, Речная урамнары, Габдулла Тукай тыкрыгы асфальтланган, мәктәп автобуслары йөри торган маршрут буенча тукталыш павильоннары куелган, юлларны сезонлы карап тоту эшләре башкарылган. Төзекләндерү кысаларында йөзгә якын урам яктырткычлары алыштырылган, контейнер мәйданчыгы урнаштырылган. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында урман массивы белән чиктә минераллаштырылган полосалар яңартылган. Шуның кебек әһәмиятле эшләр барлангач, 2025 елга актуаль бурычлар әйтелде. Андагы шул юл проблемалары, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм туплау өчен контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү; гамәлдәге зиратның җир кишәрлеген муниципаль милеккә рәсмиләштерү; территориягә инвесторлар җәлеп итү эшләре зур тырышлык сорыйлар.
Җитәкчедән соң, сүз авыл җирлеге, Төмән муниципаль районы Думаларының 2024 елгы эшчәнлеге; үткән елда Төмән районының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар турында барды.
Бу көнне тагын бер тарихи, авылда яшәүчеләр өчен әһәмиятле мәсьәлә хәл ителде: килүчеләр Төмән районы авыл җирлекләрен муниципаль округка берләштерү турындагы гавами тыңлауларда катнаштылар һәм бу эшне хупладылар.
Төмән өлкәсенең Төмән муниципаль районының барлык авыл җирлекләре берләштерелеп, административ үзәге Төмән шәһәрендә булган яңа төзелгән муниципаль берәмлеккә муниципаль округ статусы биреләчәк.
«Соңгы еллардагы вакыйгалар дәүләтебез үсешенә зур йогынты ясады, тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекләрен үзгәртте, барлык проблемаларны хәл итү өчен хакимият органнарын берләштерүне, карарлар кабул итүне үзәкләштерүне таләп итте.
2019 елдан Россиянең кайбер төбәкләрендә муниципаль районнар җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчә башлады: муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре урынына аларның составында җирлекләрне бер җирле үзидарә органына берләштерүче муниципаль округлар барлыкка килә. Бу үзгәрешләр революцион характерда түгел, алар яңа социаль-икътисадый шартларга бәйле һәм акрынлап бөтен ил буйлап бара», - дип сүз башлады авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәммәтгали улы.
- Округта бер башлык һәм бер дума, бер устав һәм бер бюджет, бер вәкаләт һәм җаваплылык дәрәҗәсе булачак. Функцияләрне кабатлаучы документлар, вәкаләтләр буталчыклыгы, бюрократик футбол һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итү вакытларын сузу кимиячәк. Хакимият дәрәҗәсе никадәр күбрәк булса, идарә карарларының нәтиҗәлелеге шулкадәр түбәнрәк һәм халыктан кире элемтә көчсезрәк. Җирле үзидарәнең гамәлдәге формасының бу җитешсезлеге муниципаль округ төзү белән хәл ителә.
Муниципаль округка үзгәртеп корганда җирлекләр аерым муниципаль берәмлекләр буларак бетерелә, шул ук вакытта торак пунктларның (авыл, поселок һ.б.) статусы үзгәрми – бары тик хәзер торак пунктлар авыл җирлеге түгел, ә муниципаль округ составына керә, торак пунктларның статусы һәм атамалары үзгәрми.
Димәк, авыл территория-ләрендә яшәүчеләр өчен билгеләнгән ташламалар, шул исәптән мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өчен ташламалар тулы күләмдә сакланачак. Белгечләрне җәлеп итү программалары үз эшен дәвам итәчәк.
Округ администрациясенең территориаль бүлекчәләре төзеләчәк, аларның вәкилләре элеккеге авыл җирлекләре территорияләрендә булачак. Алар барлык документларны бирүне һәм элек авыл администрациясе күрсәткән хезмәтләрне күрсәтүне дәвам итәчәкләр. Шулай итеп, җирле хакимият территориянең яшәешен тәэмин итү һәм аны үстерү эшен дәвам итә. Территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту һәм янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү вәкаләтләрендә компетенцияләр нигездә сакланачак.
Бүлекчәләрдә хәзер җирлек-ләр администрациясендә эшләүче хезмәткәрләр эшләячәк – алар үзләре хезмәтне дәвам итәргә планлаштырган очракта. Һәр бүлекчәнең - үз җитәкчесе. Бу эшкә, барыннан да элек, элеккеге җирлек җитәкчеләре чакырылачак. Шул рәвешле хакимият органнарының халык өчен һәркем файдалана алырлык булуы сакланачак, округ администрациясенә белешмәләр һәм башка документлар алырга барырга туры килмәячәк.
Бу реформага кадәр сорауларны чишәргә, идарә механизмнарын эшләргә мөмкинлек бирә торган күчеш чоры булачак. Муниципаль округның барлык җирле үзидарә органнарын формалаштыру, округ уставын кабул итү һәм бердәм норматив-хокукый базаны формалаштыру 2025 елның сентябреннән декабренә кадәр төгәлләнәчәк, 2026 елда эшли башлаячак, - дип аңлатты Альберт Алтынгузин.
Фойеда авыл музееннан туганлык җепләрен чагылдырган токымнар турында альбомнар, сугыш ветераннары фоторәсемнәреннән стендлар куелган. Теләүчеләр карап, рәхәтләнеп таныштылар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: утырышта.