Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Класста очрашу»

последние и лучшие новости искусства в мире

Исәт мәктәбендә январь уртасында «Класста очрашу» үтте. Ул «РСФСРның мактаулы халык мәгарифе хезмәткәре» Рәхимгәрәй Алимбаевка багышланган иде.

Актлар залында Рәхимгәрәй абый турында стендлар эленде, килгән кунакларга сәхнәдә урыннар әзерләнде.

Кичәне «Класста очрашу» проектының җитәкчесе, Беренчеләр хәрәкәтенең кураторы Елена апа Сагидуллина ачты. Ул укучыларны килгән кунаклар белән таныштырды. Алар - Рәхимгәрәй абыйның улы Рамил абый, килене Рәүфә апа, кызы Рамилә апа иделәр.

5-31Соңыннан мәктәп музее җитәкчесе Асия Наил кызы музейда җыелган материалларны кулланып Рәхимгәрәй Ильяс улы турында сөйләп китте.

«Рәхимгәрәй Ильяс улы - сугыш чоры баласы. Ул 1928 нче елны дөньяга килә. Әтисе Ильяс ага 1941 нче елны сугыш кырында һәлак була. Рәхимгәрәй, 14 яше тулыр-тулмас, кечкенә туганнарын аякка бастыру өчен 7 классны тамамлау белән колхозга эшкә чыга. Күрше Сәел авылыннан почта ташый, колхоз кырларында эшли, конторда хисапчы булып та эшләргә туры килә. Ләкин егетнең күңеле белемгә тартыла. 1946 нчы елда ул Тубыл татар педучилищесына укырга китә. Ике елдан соң аның укытучы юлы башлана. Туган авылына кайтып арифметика һәм немец телен укыта башлый. Читтән торып Төмән шәһәренең укытучылар институтын, ә соңыннан Төмән дәүләт пединститутының тарих факультетын тамамлый һәм тарих, география дәресләрен лаеклы ялга чыкканчы укыта, шулай ук 26 ел завуч вазифасын үти, лектор-пропагандист булып авыл халкына, эшчеләргә еллар буена дөнья хәлләрен белдереп тора.

Рәхимгәрәй абый укучыларга, укытучыларга, авыл халкына үрнәк кеше булды. Ул укытучыларга киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы иде. Укучылар белән дә ул уртак тел тапкан, фикер алышкан, аларга кызыксыну орлыкларын чәчкән. Аның максаты - укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, үзенең сәләтле булуына ышандыру иде.

Укыту һәм тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Рәхимгәрәй Ильяс улы дәүләт һәм ведомство бүләкләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Аның күпьеллык эшенең нәтиҗәсе булып 2000 нче елда «Записки о становлении и развитии народного образования в деревне Яр» исемле китабы басылып чыкты.

Гомеренең соңгы көненә кадәр абый мәктәп музеенда күп эшләр алып барды. Кызганычка каршы, 2001 нче елда 1 нче сентябрь алдыннан, педсоветтан кайтып, ул кинәт дөнья куйды.

Ә 2003 елдан мәктәп коллективы карары буенча мәктәбебез аның исемен йөртә. Шул уңайдан без аны хөрмәт итеп ел саен январь аенда «Истәлек атнасы» оештырабыз», - дип сүзен йомгаклады Асия апа.

Очрашуны алып баручы 10 класс укучысы, Беренчеләр хәрәкәте лидеры Алсу Корманова һәм укучылар килгән кунакларга кызыклы сораулар бирделәр. Рәхимгәрәй абый белән Надия апаның уллары Рамил һәм Даниял лаеклы ялга чыкканчы төньякта очучы-вертолетчы булып хезмәт иттеләр. Кызлары Рамилә апа мәктәптә тәрбияче булып эшләде. Алар әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар һәм үз тормыш юлларының кызыклы мизгелләрен искә алдылар.

«Класста очрашу» ахырында укучылар кунаклар белән истәлеккә фотога төштеләр.

5-32Асия КАДЫЙРОВА,
Ялутор районы, Исәт авылы.
Рәсемнәрдә: Рәхимгәрәй Алимбаев, очрашуда катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836