Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районының Вәчир һәм Лаемтамак мәктәпләре укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы призерлары булдылар. Олимпиаданың төбәк этабы Төмән районының Талымхан мәктәбендә узды. Анда 140тан артык бала грамматика, лексика, шулай ук татар авторларының әдәби әсәрләре өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтте. Тубыл районыннан тәҗрибәле педагоглар - Вәчир мәктәбеннән Гөлшат Турышева һәм Лаемтамак мәктәбеннән Роза Ишкулова чыгыш ясадылар. Аларның укучылары олимпиада призерлары булдылар. Вәчир мәктәбе укучылары Мәликә Мәмәтова, Камилә Барсукова, Зәмирә Садыйкова, Ләйлә Фазыйлова, Алия Янгучина һәм Лаемтамак урта мәктәбе укучысы Рәзил Мәмәтгалиев, Камилла Кучумова югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Камилә Барсукова белән Ләйлә Фазыйлова Казанда узачак төбәкара олимпиадада туган Вәчир мәктәбен тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булдылар.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: Гөлшат Турышева укучылары белән.