Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авылыбызның хөрмәтле кешеләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Тархан авылында яшәүче Нәчибә Вәли кызы белән Мирхәт Алим улы Сәлимовлар бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын каршыладылар. Икенчедән, Мирхәт абыйның 23 ноябрьдә туган көне - аңа 90 яшь тулды. Ватан сугышы башланган вакытта Мирхәт абыйга 7 яшь кенә була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ул башлангыч сыйныфларны гына тәмамлый. Бала чактан армия сафларына киткәнче, Мирхәт Алим улы «Верный путь» колхозында эшли. 1955-1957 елларда Армия хезмәтен ерак Чукоткада үти. 1957 елда авылына кайтып, колхозда эшләп китә. Колхоз аны машина йөртүчеләр курсына укырга җибәрә. Яңа һөнәрне үзләштереп кайткач, Мирхәт абый машина йөртүче итеп билгеләнә. 1980 еллар башында авылларда газ хужалыгы булдырыла. Үзен актив, эш сөючән, җаваплы итеп таныткан егетне «Междуреченский» совхозында газ хуҗалыгына җаваплы итеп билгелиләр. Аның карамагында 7 авылны газ белән тәэмин итү һәм газ плитәләренең төзеклеген күзәтү булды. Газ баллоннарын авылларга җиткерү өчен махсус җиһазланган машина бүлеп бирделәр. Мирхәт абый гомере буе җаваплы урында эшләде. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары, премияләр белән бүләкләнде, «Социалистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек булды. Мирхәт абый белән Нәчибә апа гаиләсе авылдагы иң күркәм гаиләләрнең берсе. Бер-берсенә, күрше-күләнгә мөнәсәбәтләре белән авыл кешеләренә яхшы үрнәк булып гомер кичерәләр.

Нәчибә апа 1932 елның 23 декабрендә туа. Яшь чактан колхозда сарыклар карый, соңыннан сыер савучы булып эшли. 1963-1964 еллардан бирле «Верный путь» колхозында сыер сава. Социалистик ярышта югары күрәткечләре өчен Диплом белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамотасы ала. Нәчибә Вәли кызы «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Актив хезмәт эшчәнлегеннән тыш ул искиткеч кунакчыл, ярдәмчел хуҗабикә. Ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле шәхес ул. Өйләрендә җылы һәм уңайлы. Хөрмәтле кунакларын төрле ризыклар белән тулган өстәл көтә.

Мирхәт абый белән Нәчибә апа дүрт кызларына яхшы тәрбия биреп аякка бастыралар. Авыр вакытларда алар гел янәшәдә: акыллы киңәшләре, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәләр. Ә балалары аларга - ышанычлы таяныч. Аларның биш оныклары да бар. Әби белән бабай оныкларын бик көтеп, шатланып каршы алалар. Өлкән яшьтә булсалар да, көчле рухлы шәхесләр, алар һаман төшенкелеккә бирелмиләр. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхетле тормыш насыйп булсын аларга.

50-3

Рәйсә ӘЙТБАЕВА,

Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836