Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ватан Геройлары көне уңаеннан Ямбай авылы китапханәсендә китапханәче Гөлфара Гарипова һәм көмеш волонтер Вәлия Корманова оештыруында «Геройларны мәңге хәтерлибез» дигән чара узды.
Ул мәдәният йорты тирәсендәге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән башланып китте. Чарага Ямбай авылы хакимият башлыгы Дина Бурундукова, запастагы полиция майоры, Чечня хәрби конфликтында катнашкан Салават Мөхәмәдъяров, авыл ветераннар советы әгъзалары, Әфган, Чечня, Кавказ хәрби конфликтында, Украина махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның әниләре, хатыннары, балалары һәм туганнары чакырылган иде. Чараны ачып Гөлфара Гарипова:
«Ватан Герое көне батырлыкка багышланган. Ә «батырлык» һәм «герой» төшенчәсе аерылгысыз. Без Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшид Аширбәковның туып-үскән авылында яшибез, моның белән без бик горурланабыз. Аның күрсәткән батырлыгы беркайчан да онытылмас. Ямбай урта мәктәбе аның исемен йөртә, Турай авылындагы урамга аның исеме бирелгән. Мәктәп янында Героебызга һәйкәл куелган, 2024 нче елның сентябрь аенда мәктәп стенасына аның портреты белән баннер куелды, музейда аның фотосурәтләре, әйберләре саклана. Бүген бездә кунакта - Әфган сугышы Герое, «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Әкрам Рәхимовның апасы Мәрхәбә Речапова.
Шулай ук без бүген Грозный шәһәрендә хезмәт иткән, «Батырлык өчен» орденына ия булган Ришат Казиевны искә алабыз. Россия Герое исеменә лаек булган, Төньяк Кавказда барган хәрби операциядә катнашкан милиция майоры Тимур Мөхетдиновның күрсәткән батырлыгы мәңге онытылмас! Аның исеме Төмән өлкәсе буенча эчке эшләр баш идарәсе бинасы янындагы Бөек Ватан сугышы елларында һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр истәлегенә куелган мемориалда мәңгеләштерелде. Туган мәктәбендә «Герой партасы» ачылды. 2012 елның 5 маенда губернатор Владимир Якушев әнисе Нина Павловнага «Алтын Йолдыз» медален тапшырды. Билгеле булганча, һәр чорның үз Геройлары бар. Бүгенге Геройларыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез», - дип сөйләп, сүзне Салават Мөхәмәдъяровка бирде.
Ул егетләрнең ата-аналарына рәхмәтләрен белдерде, үзенең авыр истәлекләре белән бүлешеп, илебезгә тынычлык, егетләребезгә исән-сау гаиләләренә кайтуларын теләде. Вәлия Корманова да кунакларга җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерде. Әлеге чара җан әрнеткеч авыр истәлекләр, күз яшьләре белән дәвам итте. Авыл хакимият башлыгы Дина Бернард кызының чыгышы илебез кичергән әлеге авыр көннәрне яңадан тоярга мәҗбүр итте.
- Авылда әбием белән бабамны һәркем яхшы белә. Минем яңа гына авыл хакимияте башлыгы булып эшли башлаган вакыт. Һәркөн эштән кайтып, мин йөкләнгән вазифамны нинди авыр булганына зарлана идем. Әбием бер көнне түзмичә: «Сез, кызым, бик яхшы, тыныч, мул тормышта яшисез, Ә менә без, сугыш елларында мәктәптә эшләгәндә, көндез балалар укыттык, ә кичләрен өйдән-өйгә йөреп авылдашларыбызга фронттан килгән «кара кәгазь»ләрне тапшырып йөрдек. Ул гаиләләр белән кайгыларын уртаклаштык, бергә еладык, кайберсенә ярдәм күрсәтергә туры килде», - дип сөйләде. Шул чак мин әбиемә: «Минем сезнең урында бер дә буласым килми. Безнең бит бар да яхшы булачак», - дидем. Аннары ел саен 9 май көнне һәйкәл янына килгәч, мин гел шаярып торган укучы егетләргә карап: «Алар ата-бабаларының үрнәкләрен кабатлый алырлармы иде, гомумән, сугыш була калса, без үзебезне ничек тотар идек?» - дип уйлана идем. Бу уй миңа ни өчендер бары 9 май көнне генә килде. Әйе, Донбасста сугышалар бара иде, әмма ул еракта, ул безгә кагылмый иде... ул безгә 2022 нче елның 22 сентябренә хәтле кагылмады. Бу көнне мин бик яхшы хәтерлим. Ул чакта ковид белән авырып, больничныйда идем. Поликлиникага барып, аны ябарга туры килде, чөнки миңа егетләребезгә хәрби комиссариаттан чакырулар тапшырырга кирәк булды... Иң кызганычы: әти-әниләренә, егетләргә ничек аңлатырга иде, ни өчен чакыру нәкъ аларга килгәнен. Мин аңлата алмадым: «Әмма сез тиеш, егетләр», - дип кенә әйтә алдым. Һәркемнең исендә ул көн, ничек хакимият йорты яныннан егетләребезне озатканны... Аннары миңа махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребезнең гаиләләренә шундый авыр хәбәр белән барырга туры килде. Ул көннәрне мин беркайчан да оныта алмам. Бүген мин сезгә илебез, халкыбыз өчен гомерләрен бирергә әзер торган көчле рухлы балалар үстергән өчен рәхмәт әйтәм. Алар барысы да безнең өчен Геройлар, әлеге ваемсыз малайлар моны дәлилләделәр!» - дип сөйләде. Һәм Гөлфара Гарипова белән кунакларга бүләкләр өләште, аннары кунакларны чәй белән сыйладылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: чарадан күренеш.