Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кадерле кешеләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу рәсемдә минем иң кадерле кешеләрем: әнием – Мәгъдәния һәм әтием - Әбделалим Мәхмүтовлар гаиләсе. Алар икесе дә Талымхан авылы кешеләре, хезмәт һәм тыл ветераннары. Әтием 1930 нчы елда биш балалы гаиләдә туа. Авыр сугыш елларында абыйлары Әбделхәннән белән Хәмит хәрби заводларда танк һәм самолетлар ясаганда, әтием 12 яшендә ат белән колхоз басуларын сөрә.

Әнием җиде балалы гаиләдә туа. Әтисе һәм абыйлары - Нургали белән Нурулла Бөек Ватан сугышына дошманга каршы көрәшкә киткәндә, әнием әле мәктәпкә дә кермәгән сабый иде. Сугышлар тәмамланып, илебездә тыныч тормыш төзелә. «Каскара» совхозы оештырыла. Ата-анам лаеклы ялгача шул җирле хуҗалыкта намуслы хезмәт итәләр.

50-32

Мәктәп музеена тапшырылган әйберләр: әтиемнең хәрби билеты, өй җиһазларыннан берничә әйбер гаиләсенең тату, тигез тормышын хәтерләтә. Мин түгәрәк өстәлне Самад абый музейны ачып җибәргәндә китергән идем. Шул өстәл янында без алты бала самовардан тәмле чәйләр эчкән.

Печәнне кул белән әзерләгәннәр. Өч тармаклы агач сәнәк белән печәнне ташлаганнар. Ә бу сәнәк – ашны әйләндерә торган, тешләре тигезсез. Музей бүлмәсендә әниемнең кер тактасы. Өч абыем механизаторлар, энем – шофер булып эшләгән. Әниемә аларның киемнәрен юарга апам да булышкан.

Әтием фермадан кайтса, балыкка төшә. Менә бу тишкәкле ташлар – «Грузило» ташлары, балыкчы әсбаплары. Аларны музейга Вәли энем тапшырган.

Матур келәм кисәге, аның өстендә мин бала вакытымда «класс» уйнаган. Җәймәне Рәхилә апа Речапова станогында суккан. «Борынгы өй» бүлекчәсендә әниемнең чигүе. Ул чыршы янында җырлар җырлаган, шигырьләр укыган. Бу музей экспонатлары барысы да минем бәхетле балачагымнан. Йомшак күңелле, эчкерсез әти-әнинемнең якты йөзләре минем күз алдымда. Мин аларга мең мәртәбә рәхмәтле.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836