#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Александр Моор матбугат конференциясен уздырды

последние и лучшие новости искусства в мире

60 федераль, төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре 2024 елда Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор үткәргән беренче зур матбугат конференциясендә катнаштылар. Башта журналистлар өчен Төмәннең физика-математика мәктәбе буенча экскурсия булды.

Матбугат конференциясе физика-математика мәктәбе базасында эшли башлаган «Яңа буын» («Новое поколение») төбәк үзәгендә узды. Александр Моор матбугат конференциясен 2023 елга йомгак ясаудан һәм агымдагы елга планнардан башлады.

6-1

Төбәк башлыгы Төмән өлкәсенең мәгариф, икътисад, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге казанышлары турында сөйләде. Мәсәлән, алты мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Моннан тыш, тагын берничә мәктәп, аерым алганда, 7 нче мәктәп һәм Төмәндә «Космос» яшьләр театр үзәге урынында заманча мәдәни-ял комплексы проектлана башлаячак. Бу ике объект бердәм архитектура ансамбле булачак. Төбәк башлыгы яшьләр җәмгыятьләренә яңа киңлекнең мәгънәле тулылануы турында фикер алышуга кушылырга тәкъдим итте.

Журналистлар үтенече буенча Александр Моор Төмәндә университетлар арасындагы кампус барлыкка килү перспективалары турында сөйләде.

Мәсьәләләрнең шактый өлеше төбәк икътисадын үстерүгә, шул исәптән Төмән продукциясен экспортлауга багышланган. 2024 елга Төмән өлкәсенең тышкы икътисади эшчәнлегенең төп юнәлешләре Якын Көнчыгыш, Кытай, Африка, дип белдерде Александр Моор. Мәсәлән, Ишим районында Кытай базарында ихтыяҗга зур булган люцерна үстерү проекты эшләнә. Перспективалар яхшы, безнең табигый-климат шартлары елына өчәр уңыш алырга мөмкинлек бирә.

Әңгәмә өчен мөһим тема булып махсус хәрби операция уздыру районнарында хәрби бурычларны үтәүче Себер сугышчыларына ярдәм итү торды. «Махсус хәрби операция башында сугышчыларга ешрак өстәмә кием-салым, көнкүреш җиһазлары - мич, шәм, инструментлар таләп ителә иде. Хәзер сорау - дроннарга, радиоэлектрон көрәш чараларына, саперлар, автомобильләр өчен махсус җиһазларга», - дип сөйләде губернатор.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүнең барлык чаралары, ә алар төбәктә 30дан артык, 2024 елда да гамәлдә булачак, дип ассызыклады Александр Моор. Төмән өлкәсендә социаль кунак бүлмәләре, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фонды филиаллары эшли. Төбәк хөкүмәте бу эшкә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны да җәлеп итә. Алар өчен беренче тапкыр губернатор грантларының махсус конкурсы уздырылган. Җиңүчеләр дип 18 проект танылды, бүлеп бирелгән грантларның гомуми суммасы 25 миллион сум тәшкил итте.

2024-2025 елларда шулай ук Төмән өлкәсенең Краснодон һәм Краснодон районына шефлыгы дәвам итәчәк.

Россия Президенты игълан иткән Гаилә елы темасы бөтен матбугат конференциясе аша кызыл җеп булып үтте. Александр Моор үзенең шәхси позициясен белдерде: әгәр гаилә чын хисләргә нигезләнгән икән, бала табудан куркырга кирәкми.

6-12

«Александр Викторович, гаиләдә чираттагы бала туачагын белгәч, сез үз хисләрегезне хәтерлисезме һәм курыкмадыгызмы?» – дигән сорауга җавап бирде:

- Бездә барысы да план буенча булды. Өченче кызым тугач, хатыныма әйткән идем: өйдә кечкенә бала җитми, дидем. Шуңа күрә дүртенчесенә киттек. Куркырга кирәкми. Ышаныгыз, тәрбия күзлегеннән - кайда өчәү, шунда дүртәү. Бу, әлбәттә, яшәү рәвешен үзгәртә, әмма монда өстенлекләр һәм кыйммәтләр мәсьәләсе мөһим роль уйный, - дип ышана Александр Моор.

Губернатор Төмән җанатарларын 9-18 февральдә Төмәннең «Себер энҗесе» («Жемчужина Сибири») кышкы спорт төрләре үзәгендә узачак чаңгы узышлары буенча ярышларга чакырды. Төмән кышкы стадионы реконструкцияләнде һәм тамашачылар, спортчылар өчен тагын да уңайлырак булды, дип ышандырды.

Ике сәгать эчендә 30 сорауга җавап биреп, Александр Моор журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Төмән өлкәсендә яшәүчеләрне Россия Президентын сайлауда катнашырга чакырды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836