Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Без бит авыл балалары

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәзер авылларда колхоз-совхозлар бетте. Шул вакытларда бар көчен биреп эшләгән яшьләр олы яшькә чыктылар. Ләкин хезмәткә бирелеп эшләгән кеше, нинди тормыш булса да, үзенә эш табып, тормышның ямен таба белә. Шундый хезмәт сөючән кешеләр - Исәт авылында туып-үскән Әлфия апа белән Идрис абый Калиевлар. Алар Исәт авылында 1980 нче елда гаилә корып, тормыш башлаучыларның берсе. Идрис тракторчылар гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга килә, әнисе Кафия апа белән әтисе Чарулла абый 9 бала үстерәләр. Чарулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышка кадәр ул тракторчы булып авылда эшли, 1940 елда армиягә китә, ләкин сугыш башланып, Чарулла абый 1946 елда гына кайта. Батырлыгы өчен 2 дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә, соңыннан «Жуков» һәм юбилей медальләре бирелә. Әлфия дә бик уңганнар гаиләсендә туып-үсә. Әтисе Мирсат абый Латыйпов Исәт сигезьеллык мәктәбендә директор һәм математика укытучысы булып эшләп, бөек дәрәҗәләргә лаек була. Ул РСФСР һәм СССРның «Мәгариф отличнигы», «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены һәм бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Әнисе Сания апа Исәт авылында фельдшер булып эшләп, ялга чыга. Авыл халкы бик зур хөрмәт белән уңган, белемле, кешелекле табибәне искә ала. Идрис белән Әлфия кече яшьтән бергә үсәләр, бер класста белем алалар, бер-берсенә мәктәп елларында ук гашыйк булып йөриләр. Мәктәпне тамамлагач, Әлфия медицина училищесына укырга китә, ә Идрис тракторчылар курсын тәмамлый. Яшь тракторчыны «Чкалов» исемле совхозда эшләр көтә. Аны алдынгы механизатор Сәит абый Алимбаевның арендалы звеносына механизатор итеп куялар. Бар эштә дә таләпчән, эш сөюче Сәит абый Идристә эшкә кызыксыну уята. Яшь, тырыш егет нинди эштә эшләсә дә, алдынгылыкны күрсәтә, олыларның сүзен тыңлап, уйлап эш итә. Ул сөрә, чәчә, ура, печән, сенаж, силос әзерләүдә гел беренчеләр рәтендә була. Алдынгы звено көненә меңнән артык центнер кибән әзерләгән. Звено урып-җыю, сөрү эшләрендә зур рекордлар күрсәтеп, районда гына түгел, өлкәдә дә беренчелекне алып тора. Совхоз эшеннән бушагач, кыска җәйге төндә авыл халкына да төне буе 1-2 кибән утыртып өлгергәннәр. Көзен урып-җыю эшләре беткәч, алдынгы звено механизаторларына бүләкләр, Мактау грамоталары да биргәннәр. Идрис Калиев «Социалистик ярышларда җиңүче», «5 еллык ударнигы» билгеләре һәм «Волгарь» («Золотое кольцо») яшьләр лагерына юллама белән бүләкләнә.

1976 елның көз айларында егетне армия сафларына алалар. Ул ике ел Германиядә хезмәт итеп, авылга һәм тракторына сагынып кайта. Совхозда яраткан эшенә керешә. Яңа гына армия сафларыннан кайткан биек буйлы, чибәр, гармунчы егетне кызлар урап алалар, ләкин ул бер Әлфия турында гына хыялланып йөри. Менә алар яңа хисләр белән очрашып, бер-берендә зур мәхәббәт уятып, 1980 нче елның февраль аенда туй ясап, тормыш башлыйлар. Яшь пар бик матур итеп, үз көчләре белән йорт салалар, уллары Руслан белән кызлары Чулпанны үстерәләр. Балалары да әти-әни кебек эшчән, акыллы, тәртипле, мәктәптә гел 4-5 билгеләренә укып, хәзерге көндә үз гаиләләре белән тату, үрнәк, тырыш булып көн күрәләр.

6-04Идрис белән Әлфия, хәзер инде әби белән бабай булуларына карамастан, ел саен 10-12 баш үгез үстерәләр, 2 сыер тоталар, 20-25 баш сарык, йөзләгән бройлер тавык карыйлар. Ә бу мал-туарны ашатыр өчен Идрис җәйнең кызу көннәрендә иртә таңнан төнгә кадәр печәнлектә. Әйе, бу эшләр өчен хәзер аның бөтен техникасы бар. Печән вакытында балалары, туганнары да ярдәмгә киләләр. Бергәләп җәйнең эссе көннәрендә аллы-гөлле чәчәкләрдән, хуш-исле үләннәрдән печән әзерлиләр.

Әлфия апа курадагы мал-туар белән мәш килеп, йөгерә-йөгерә эшли. Моңа карамастан, аның өй түгәрәге матур гөлләр белән тулы, яшелчә бакчасында бер чүп үләнен күрмәссең! Көзләрен яшелчәләрдән төрле-төрле кабымлыклар, кайнатмалар әзерләп тә өлгерә. Авыл кешесенең эше беркайчан да бетми, ял көннәре юк аның.

Сирәк эләккән кичләрдә, Идрис абый белән Әлфия апа ишегалларында эшне бетереп ял итәргә утырсалар, Идрис абый баянда матур итеп татар көйләрен уйнап, авылны моңсулыктан уятып җибәрә. Менә шундый кешеләр бар әле авылларда.

Асия КАДЫЙРОВА,
Ялутор районы, Исәт авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836