Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ак карлы, салкын кышларда Әлфия Тимкановага 65 яшь тулды, иптәше Айсәнең дә туган көне үтте. Алар Яркәү районы, Маранка авылында яшиләр. Рәгес авылында туып-үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Әлфия Рәгес авылында 11 ел мөдир булып эшләгән, аннары Каскарада 33 ел балалар укыта. Шул арада авыл мәдәният йортында татар бүлеге ачып, «Дуслык» ансамблен оештыра, моңа ул күп көч кертә. Аннары «Сердәш» фольклор коллективын булдыра. Актив шәхесләр белән аралашу энергия бирә, ул аларга якынрак булырга тырыша. Күпләргә ул үзенең яшәеше белән хәзер дә үрнәк, соклану һәм мактауга лаеклы. Хәзер лаеклы ялда булса да, 10 ел инде шәһәргә йөреп эшли. Мәрьям апасы да шулай ук 66 яшенәчә эшләде. Эштән курыкмыйлар алар, сәламәтлек бирсен Аллаһым аларга. Алар картаюны белмиләр. Бай себер табигатенең кадерен белеп армый-алмый эшлиләр, шуның өчен дә мул тормыш белән яшиләр. Каскараны ташлап, үз авылларына күченеп киттеләр. Әлфия Әкбәр кызы Каскарада яшәгәндә халыкка күңелле иде яшәү, хәзер авыл сүнеп калгандай булды. Хәзер алар биредә төрле чаралар үткәрәләр, ашлар пешерәләр, халык җыела. Мәрьям апасы белән бушамый йөриләр. Үлгәннәргә хәтем-ашлар уздыралар, корбанлыклар үткәрәләр. Җәен мәчет ачылды, мәчетләре бик әйбәт, чәйханәсе дә бар. Бөтен җиргә йөреп өлгерәләр, җәен урманнан кайтмыйлар: гөмбәгә йөгерәләр, җиләген дә җыялар, саталар.
Каскарада яшәгән вакытларында мине дә калдырмадылар. Бер-беребезгә булышып яшәдек. Хәтем ашлары, ниятлекләргә, концерт-юбилейларга бергә йөрдек.
Бик кешелекле, игелекле, сөйкемле, ярдәмчел, хезмәт сөюче итеп үзе кебек балалар үстерде. Көчен, мәхәббәтен һәм ана назын биреп үстергәнгә, балалары, оныклары да аңа игътибарлы, кайгырту, хөрмәтне тулысынча күрсәтәләр. Көннәр салкын булса да, юбилеена бүләкләр, кочак-кочак чәчәкләр белән килделәр.
Дусларым Каскарадан китеп калсалар да, элемтә өзелми, хәлләр белешеп яшибез. Шундый яхшы кешеләр, Аллаһым сәламәтлек бирсен дусларыма.
Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА,
Төмән районы, Каскара авылы.